Узган атнада юлчыларыбыз үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уздылар. Әлеге уңайдан газетабыз хәбәрчесе “Татавтодор” ААҖнең Минзәлә филиалы җитәкчесе Марат СӘМИГУЛЛИН белән очрашып сөйләште.
“Татавтодор” ААҖнең Минзәлә филиалы Актаныш, Минзәлә, Мөслим районнары территория-сендәге 900 километрга якын район һәм 106 километр федераль юлларга хезмәт күрсәтә. 230 эшче-хезмәткәрне берләштерүче зур коллектив үзләрнең һөнәри бәйрәмнәрен нинди күрсәткечләр белән каршылаган. Әңгәмәбез шул хакта.
– Марат Марсович быел нинди юллар төзедегез?
– Без үзебезгә караган федераль М-7 трассасының Яр Чаллыдан алып Башкортостан чигенә чаклы булган 106 километрлы участогын нормаларга туры китереп, карап, тәртиптә тотабыз. Шулай ук Минзәлә районында – 234, Мөслим районында – 318, Актаныш районында 346 километр территориаль юлларны да карыйбыз. Әле моның өстенә Минзәлә белән Актаныш районында 18әр, Мөслим райнында 14 күперне дә карап, төзекләндереп, ремонтлап торабыз. Райондагы юлларның яртысыннан артыгына асфальт-бетон җәелгән. Быел без Наратлы Кичү-Хуҗәмәт юлында – 10 километр, М-7 федераль юлыннан Мәлкән авылына чаклы 9 километр асфальт юлны һәм Ык арты зонасындагы авыл юлларын асфальтлап бетердек. Моннан тыш юллардагы торбаларны алыштырдык. М-7 трассасында һәм территориаль юлларда юл билгеләрен яңарту, чокырларны ямап тигезләдек, ясалма тигезсезлекләр җай-ланмалары кую (лежащий полицийский) буенча шактый эш эшләнде. Иң күп эшләр Минзәлә районында башкарылды. Үртамак авылына ике километрдан артык, Усай авылындагы фельд-шер-акушерлык пунктына чаклы 600 метр һәм Минзәлә шәһәрендәге Садак бистәсендәге яңа төзелгән “Шатлык” балалар бакчасы янындагы юлларга ак ташлы ком катнашмасы җәелде.
– Марат Марсович быел барысы ничә миллион сумлык эшләр башкардыгыз?
– 951 миллион сумлык эш башкардык. Шуның яртысыннан артыгы Минзәлә районына туры килә. Без эш күләме буенча 10 филиал арасында республикада узган ел икенче урында барсак, быел өченче урында барабыз.
– Хәзер юл төзү сезоны төгәлләнде, кышкы сезонга әзерлегегез ничек?
– Быел кышкы сезонга ныклап әзерләндек, техникаларыбызның әзерлеге 100 процент тәшкил итә. Җитәрлек күләмдә – 15 мең тонна тозлы ком катнашмасы кайтарылды.
– Бәйрәм уңаеннан коллективта тырыш хезмәт- ләрен куйган эшчеләрне атагыз әле?
– Юл төзүгә үзләреннән зур өлеш кертүче хезмәткәрләр баш инженер Рәшит Хадиев, производство буенча директор урынбасары Радик Корнилов, прораб Антон Германов, Ринат Хисамов, техника куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау буенча инженер Анатолий Мордвинов, мастерлар Сергей Щеголев, Нияз Шәймиев, Тимур Рубцов, механик Александр Халдеев, лаеклы ялда булуына карамастан, Сабир Мирзануров яшьләрчә тырышып эшли. Аеруча прозводство-техник бүлеге начальнигы Фаяз Галиев, шоферлар Александр Рубцов, Юрий Пузырев, Виктор Якушин, Альберт Вилданов Раиф Гыйльфанов, Александр Купчаков, Илдар Әхтәмов, Миргаяз Галимҗанов, Фәрит Кадырбаков, асфальт салу машинисты Сергей Федоров, каток машинисты Флүр Каюмов, төягеч машинисты Илдар Яковлев, Михаил Соколов, автогрейдер машинисты Таһир Гыйззетдинов, Васил Исмәгыйлов, Ринат Әхмәтшин, Хәмзә Мусин, бульдозер машинисты Хәлил Гайсин, Зөлфәрис Нәҗмиев, Нуретдин Солтанов, юл эшчесе Дилшат Хаҗиев һәм бик күпләр үзләренең тырыш хезмәтләрен куялар. Коллективта 230 кеше, шуларның 68е Актаныш, 46сы Мөслим участогында хезмәт куя. Аларның һәрберсе диярлек үз эшен булсын дип тырышып эшли, эшләрен намус белән башкаралар. Алар бөтенесе дә югары квалификацияле, район һәм республика икътисадын үстерүгә үзләренең зур өлешләрен кертәләр.
– Коллективта яшьләр эшлиме?
– Безнең коллективка яшьләр бик теләп килә. Мәсәлән, Леонид Санников эшчеләрне “Газель” автомашинасында эшкә йөртә. Шулай ук Василий Кармановның эшенә тел-теш тидерерлек түгел. “КамАЗ” автомашинасын йөртүче Дми трий Арсланов та сынатмый, булсын дип хезмәт куя. Алар үзләренә йөкләтелгән эшне зур җаваплылык белән башкаралар.
– Юл төзелешендә яңа технологияләр кулланасызмы?
– Юл төзелешендә яңа техникалар да һәм яңа технологияләр күп хәзер һәм аларны тормышка ашырыр өчен яңа техника кирәк. Берничә ел рәттән ресайклер технологиясе безгә юлның сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә. ПГС кулланып цемент кушып юл салганда яхшы нигез әзерлибез, болай эшләгәч авто юллар төзегәндә чыгымнар да бераз кими. Бу технология белән эшләгәндә җирле материаллар кулланып эшлибез. Шушы технологияне Мәлкән юлын төзегәндә дә кулландык.
– Белгәнемчә сезнең асфаль-бетон заводында үз лабораториягез бар. Анда кемнәр хезмәт куя?
– Лаборатория начальнигы Ирина Михайлова, Рәхилә Гыйльманова үзләренә тапшырылган эшне зур җаваплылык тоеп башкарулары белән аерылып тора. Лаборатория заманча җиһазлар һәм приборлар белән җиһазландырылган. асфальт җитештергәндә бөтен кирәкле материалларны кулланалар. Шулай булгач монда ныклы контроль кирәк. Кызларыбыз заводтан чыккан асфальтның сыйфатын һәрвакыт тикшереп торалар. Асфальт-бетон заводы операторлары Илшат Нәбиев, Леонид Лебедев, Хафиз Туктаров үз-үзләрен аямыйча тырыш хезмәтләрен куялар. Асфальт- бетон заводы үз көенә эшләп тора. Быел безнең завод барлыгы 81 мең тоннадан артык асфальт-бетон җитештерде.
– Филиалда эшчеләргә нинди уңайлыклар тудырылган?
– Бездә эшләүчеләрнең һәрберсенә техника куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау буенча зур игътибар бирелә, әңгәмәләр оештырыла, аңлатыла. Эшчеләребез җәйге һәм кышкы чорда бушлай махсус киемнәр белән тәэмин ителә. Елга бер мәртәбә медицина тикшерүен түләүсез узалар. Шулай ук көндезге ашау да филиал хисабыннан. Бездә эшләүчеләр хезмәт хакыннан бик канәгать, регионда бездән дә югары хезмәт хакы алмыйлар.
– Ашханәгездә тагын кемнәр туклана?
– Ашханәбездә эшче- хезмәткәрләребезне тукландырабыз. Анда үз эшен яхшы белгән пешекчеләр Рәмзия Шиһапова белән Зөлфирә Минһаҗева хезмәт куя. Алар көн саен ашларны төрләндереп пешерәләр, биредә көнгә 60-70 кеше тамак ялгап ала һәм юлда эшләүчеләрне дә ашаталар.
– Бәйрәм уңаеннан эшчеләрегезгә әйтер теләкләрегез бармы?
– Коллектив хезмәткәрләрен һәм юл хуҗалыгы эшчәннәрен бәйрәм уңаеннан чын күңелдән тәбриклим, һәрберсенә гаилә иминлеге, бәхет һәм сәламәтлек, күтәренке кәеф телим. Яңа юллар салуда, куркынычсыз юл хәрәкәтен тәэмин итүдә үзләрен аямыйча эшләүче юлларны төзекләндерүдә эшләүче эшчеләргә, машина йөртүчеләргә, проект ясаучыларга нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәтемне җиткерәмен.