Россия авыл хуҗалыгы министры Николай Фёдоров Татарстанга килгәч, “Миңнехуҗина М.Н.” крестьян-фермер хуҗалыгының гаилә терлекчелек фермасы эшчәнлеге белән танышып чыкты. Ул Тукай районы Бакчасарай авылында урнашкан.
Фермага 2012 елның февралендә нигез салына. Аның төп эшчәнлеге – терлекчелек продукциясе эшләп чыгару. Әлеге хуҗалыкта мөгезле эре терлек, сарыклар, атлар, кош-корт үрчетү белән шөгыльләнәләр. Бүгенге көндә фермада 8 кеше хезмәт куя, уртача хезмәт хакы – 17,1 мең сум.
Гаилә фермасы 399 га мәйданны били (җир хосусыйлыкта һәм арендада). 1 нче июньгә мөгезле эре терлек саны 134 башны тәшкил итә, шул исәптән 36 – сыер. 68 – ат, 468 – бәрәннәре белән курдюклы сарыклар. Савым сыерларын 100 башка хәтле җиткерү планлаштырыла. Терлек торакларына киң, пыяладай тигез асфальт юлдан барасың. Сыерлар торагы ап-ак кыйммәтле төзелеш материалы белән тышланган.
Саву, суыту, сөтне чистарту процессы тулысынча автоматлаштырылган. Көтүне яңарту буенча технолог кабинеты яңа заманча җиһазлар, препаратлар белән җиһазландырылган. Сыер савучыларның ял бүлмәсе офистан бер дә ким түгел: яңа телевизор, ашарга әзерләү, җылыту мөмкинлеге бар. Ике сыер савучы ветеринар да, зоотехник та, ясалма орлыкландыручы да. Ә ике терлек караучы бинаны чистарту, биредәге барлык малларга терлек азыгы тарату белән шөгыльләнә. Хуҗалык көнгә 550-600 кг югары сыйфатлы, майлылыгы 4.1 процентлы продукция сата, хуҗа әйткәнчә, сөт заводы аларның продукциясен аерым савытка бушата.
Монда шулай ук көтүне яңарту буенча ныклап уйланалар. Беренче эш итеп, голштинофриз токымлы үгез алып кайтканнар. Фермер зур горурлык белән авырлыгы бер тоннадан арткан дистәдән артык әзмәвер үгезләрне күрсәтте.
Совет заманында ук бетон конструкцияләрдән җыелган сыерлар сараен Равил Лотфуллович үзе “аякка бастыра”: түбәне калайдан ябалар, стеналарын сайдинг белән җылыталар. Утарда – курдюклы сарыклар. Сарыкларның баш санын арттырырга уйлыйлар, чөнки бу бик табышлы. Фермерга менеджмент белеменең дә кирәге чыгып куя. Куйбышев тимер юллар предприятиесендә эшләгәндә үк Равил Мәскәү финанс-икътисад институтының менеджмент факультетын тәмамлый.
Атлар Равил Миңнехуҗинның аерым горурлыгы. “Авыр йөк ташучы Владимир токымлы атлар тотабыз. Киләчәктә ат итеннән колбаса ясарга исәпләп торабыз. Шәхсән миңа Түбән Новгород өлкәсендәге сергач татарларының какланган ат ите ошый” – ди, елмаеп. Эшмәкәрнең хуҗалыгында тагын якынча 50ләп йорт куяны бар, монда токымлы этләр үрчетү белән дә шөгыльләнәләр.