“Юл картасы” федераль программасы буенча Садак бистәсендә төзелүче “Шатлык” балалар бакчасы төзелешендә кызу эш кайный.
Прораб Николай Григорьев эшләр барышы белән таныштырды:
– Бинаның тышкы ягын керамогранит белән тышлау эшләре төгәлләнеп килә. Хәзерге вакытта бөтен көч эчке бизәү эшләренә бирелә ишекләр урнаштырыла, түшәм-стеналар буяла. Бизәү эшләрендә 20гә якын штукатур-бизәүче катнаша.
Эчке якта электр - үткәргечләр, канализация, су белән тәэмин итү системалары көйләнде, җылылык системалары көйләү – биметаллик радиаторлар урнаштыру төгәлләнеп килә, иң четерекле эшне төгәллисе – урам яктан бакчага канализация челтәрен (2 км арада) сузып бетерәсе бар.
Территория профнастил койма белән әйләндереп алынды, бакчаның алгы ягында металл рәшәткәле коймалар булачак, аларны урнаштыруга әзерлек эшләре бара, брусчатка җәю төгәлләнде, асфальтның икенче катын сала башлыйбыз. Булышырга килгән тәрбиячеләрнең бер өлеше кояштан саклаучы корылмаларны буяу белән мәшгуль. Гомумән алганда, барлык эшләрнең 86 проценты башкарылды, – диде прораб Николай Григорьев.
Вәсил Гыйләҗетдинов, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары:
– “Чиста су”, “Тиз төзелүче физкультура- сәламәтләндерү комплексларын төзү”, “Балалар бакчалары – балаларга” дигән “Бердәм Россия” партиясе проектлары безнең районыбызда да тормышка ашырыла. Садак бистәсендә 126 млн сумга төзелүче балалар бакчасы – шул проектларның берсе. Әлеге бакча нәниләр өчен дә, алаларның ата- аналары өчен дә зур куаныч булачак. Шул ук вакытта минзәләлеләргә өстәмә эш урыннары да булдырыла дигән сүз.
Луиза Лакомкина, педагог-хореограф:
– Бакча ачылгач, мин биредә эшләячәкмен, педагог-хореограф буларак, нәниләрне эстетик яктан тәрбияләүгә бөтен көчемне куячакмын. Бүгенге көндә башка тәрбиячеләр кебек үк бинадагы эчке бизәү эшләрендә катнашам. Биредә дүртенче атна эшлим. Бакчаның тизрәк төзелеп бетүен түземсезләнеп көтәм, бик матур булачак ул.
Надежда Калинина, мөдир вазыйфаларын баш-
каручы:
– Иркен музыка һәм физкультура заллары, уңайлы йокы һәм уен бүлмәләре, территориясендәге зур уен мәйданчыклары, ПДД өчен резина җәелгән махсус мәйданчык, велодорожка – әлеге уңайлыкларның барысы да биредә тәрбияләнәсе балалар өчен булдырыла.
Анастасия Вахрушева, ике бала анасы:
– Шәһәрдәге балалар бакчаларында урын булмагач, кечкенә ике баламны да Тауасты Байлар авылы балалар бакчасына йөртәм. Ерак булгач, бик читен. Яңа балалар бакчасына йөртә башласак, мәшәкатьләр кимер иде.
безнең өстәмә
Бүгенге көндә биредә төп подрядчы булган “ГарантПлюс” ҖЧҖдән
50, субподрядчылар “Альтаирстрой” ҖЧҖдән 8, “Электроком”ҖЧҖдән 7, РИК-2дән 15 кеше эшли. Болардан тыш бинаның эчке бизәү эшләрендә булышырга шәһәрдәге балалар бакчаларыннан да 15 тәрбияче килгән, алар шушы бакчада эшләячәкләр.
Флүрә МУСИНА