Авыл хуҗалыгы белгечләренең психологиясен үзгәртми торып тирескә батып яшәүдән котыла алмаячакбыз, – дип сөйли Равил Миңнехуҗин.
Безнең районда Равил Лотфулла улын киң күңелле, мәрхәмәтле кеше буларак беләләр. Матвеевка авылындагы “Тургай” приютыннан башлаган изгелеге (ул хәзер дә дәвам итә) коррекцион интернат-мәктәпкә күчте. Район Советы депутаты буларак Иркәнәш якларының социаль йөзен күтәрә. Аның изгелекләре, мәктәпкә, өлкәннәргә дәвамлы ярдәме хакында күп яздык. Кабатлап тормыйбыз. Асфальт юлның нәкъ менә әлеге авыллар аша үтүендә аның әйтеп бетергесез роле хакында басым ясау кирәктер.
Минзәлә якларына килгәч, авыл табигатенә сокланып һәм халыкны эшле итәргә омтылып, ферма оештырырга исәбе барын чишкән иде. Аның идеяләрен аңлап бетерә алмадылар, бугай. Чынлап та, аның карашларын аңларга авыл хуҗалыгы өлкәсендәге дөньякүләм технологияләр белән таныш булырга кирәк шул...
... Ә ферма төзелгән. Тукай районының Бакчасарай авылы янында. Безнең районнан берничә хуҗалык җитәкчесенең анда булганы бар. Николаевка хуҗалыгы җитәкчесе Чебашевның буаз сыерлар өчен корпус һәм “азык өстәле” ясарга керешкәч, Миңнехуҗин фермасының үрнәкләрен күрдем.
Равил Миңнехуҗин фермасы белән тел шартлата-шартлата таныштык (дөресен әйткәндә, ир-атлар сокланганда куллана торган башка әйтемнәр кулланылды), ул безне үзенең яңалыгы белән тагын “аяктан екты”. Тиздән Чаллыда экологик чиста авыл хуҗалыгы продукциясе сату буенча кибет ачачакмын, – дигәч, безне якындагы корпуска алып китте. Биредә үзбәкләрнең лаваш икмәге пешерелә икән. Стериль чиста башка бүлмәләрдә сөт эшкәртү һәм колбаса цехлары булачак. Якында тагын бер корпус төзелә. Биредә тавыклар тотылачак. Район фермеры Рәүф Хәбиевның тавыклары әлегә кечерәк бинада тотыла. Шуларны күрсәткәннән соң ул безгә озаклап һәм тәмләп фермада җитештерелгән күкәй, куян, ат, сарык, сыер ите, сөт һәм ит продукциясе турында, бүгенге җитештерүчеләрнең тәмләткечләр кушып, ризыкның тәмен генә бетермичә, кеше организмына зыян китерүләрен, шуңа экологик чиста продукция җитештерүгә алынуы хакында
сөйләде. Әлеге продукциянең күбесе бүгенге көндә аныкы булган “Фиргәнә” ресторанында кулланыла. Равил Миңнехуҗинның маллар карауда чисталык аша фәнни, әмма гап-гади технологияләрне саклап рекордлы күрсәткечләргә ирешкәнен озаклап сөйләргә мөмкин. Әмма 120 килограммга хәтле җитә торган курдюклы сарыкларның (сүзлектә ул койрык мае дип тәрҗемә ителә) ресторан аша килосы бер мең сум булып чыгуы, Татарстаннан (төгәл районын әйтсәм уңайсыз булыр дип уйлыйм) алынган 10-12 килограмм сөт бирүче сыерларының берничәсе ике ел эчендә 36 килограммга хәтле сөт бирә башлавын әйтү – башкалар алдында аның образын характерлау буенча мөһим штрихлар булыр дип өметләнәм...
Р.S. Икенче материал матбугат чараларында чыккан язмаларга нигезләнеп язылган иде. Биредә – ул фермада булып сокланып кайткач, кулыма каләм алмый түзә алмадым. Эмоцияләр «зашкаливает» (татарча башка сыймый дисәк, дөресрәк булыр). Шулай да күргәннәрдән алган фикерләремне җыештырырга тырыштым. Фактларның күп өлеше, фикерләр башка язмаларда чагылыш табар, мөгаен.
Илдус ШАҺИЕВ