Гадәттән тыш шартларда сынатмыйлар

2014 елның 8 августы, җомга

Алдынгы технологияләр кертүгә йөз тотучы “Мензелинские зори”агрофирмасы Калинин хуҗалыгы хезмәтчәннәре быелгы урып-җыю чорында да зур фидакарьлек үрнәге күрсәтеп эшлиләр.

– Бүген урып-җыю кампаниясе әйбәт кенә бара, – ди шушы хуҗалыкны җитәкләүче Рамил Биктимеров.

–Кызу чорда эш темпын күтәреп, алтын төсенә кергән кырларның 27 процентында игеннәрне җыеп алдык. Барлыгы 1310 га арыш, 3000 гектарга якын көзге бодай суктырылды. Басулардан суккан ашлык Чаллы КХПсына китә, бураларга салына. Әле хуҗалык буенча гектар көче 21 центнердан артык тәшкил итә.

– Үз тәҗрибәмнән чыгып, шуны әйтергә телим. Хәзер без табигать көйсезлеген еш тоябыз, – ди аның сүзен дәвам итеп хуҗалык агрономы Илдар Әкбәров.

– Алдан күрәзәлек итеп тә, ниндидер сынамышларга да ышанып булмый. Чирек гасырдан артык иген игеп, минем май аенда 25-30 градус эсселекне күргәнем булмады. Май аенда көзге культуралар яңгыр яумаудан зур зыян күрде. Басуда 9 куәтле комбайн эшли. Ашлык суктыруда, бер комбайнга рапс белән бергә уртача 1300 гектар эш күләме туры килә. Уракта Илгизәр Ярмиев алда бара, ул 8 мең центнерга якын ашлык суктырырга өлгергән. Аның артыннан Айрат Мөбәрәкшин, Рәис Абдуллин, Марсель Миңнемухаметов, Руслан Андреев беразга гына калышалар. “КамАЗ” шоферлары: Назыйф Галиуллин, Рамис Миңнуллин, Нәфис Мусин, Рамил Хуҗин, Рафак Гыймаев, Валентин Васильев амбарга ашлыкны берөзлексез ташып кына торалар.

– Комбайнчыларны яхшы беләбез, уракта вакыт белән исәпләшмиләр, техникалары төзек, шуңа да игеннәрне урып - җыюда тоткарлыклар юк, – ди шофер Рамис Миңнуллин.

 

безнең өстәмә

Районда урак торышы турындагы материалларны газетаның 3нче битендә дә укыгыз.

Дилфас ГАЛИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International