Максат: көнгә ике мең гектар

2014 елның 8 августы, җомга

Авыл хуҗалыгы министрлыгы рекомендацияләгән вакытка төгәлләү өчен район игенчеләре көнгә ике мең гектарда игеннәрне суктырырга тиешләр. Әлегә бу сан фәкать 1500 гектар гына тәшкил итә. Шу­лай булса да, игеннәрнең 29 проценты җыеп алынды инде. Чулман агрофирмасында бу күсәткеч 40 процентка җитте. Биредә көзге культуралар өчен мәйдан әзерләү темплары да югары. Гектар уңышы әлегә 20 центнер тәшкил итә. Иң зур уңыш – “Заиковский“ хуҗалыгында – 22,5 цетнер. Элеваторларга 15 039 мең тонна ашлык озатылды инде. ”Сөт иле” хуҗалыклары ашлыкны комбайн астыннан ук Мамадыш, Чистай, Мөслимгә илтәләр. “Мензелинские зори” хуҗалыклары – Чаллыга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International