Агымдагы елның 7 агвгустында “Комбайн” операция кысаларында Актаныш һәм Минзәлә районнары белән берлектә урып-җыю комбайннарын үзара тикшерү чарасы узды. Аерым игътибар машиналарның имин эксплуатациясенә, механизаторларның сәламәтлеген һәм гомерен саклауда, комбайннарның күченеш вакытында юлда иминлек саклауга бүленде. Әлеге операция 29 июльдән 16 августка хәтле дәвам итәчәк.