Җир участогы чикләренең кисешүе

2014 елның 7 августы, пәнҗешәмбе

Җир участоклары чикләре торак пункт һәм муниципаль берәмлекләр чикләре белән кисешүе җир участокларын дәүләт кадастр учетына алуны туктатып торуга сәбәп була. Шур рәвешле, гариза бирүчеләргә күпсанлы проблемалар тудыра. Кадастрда барлыкка килгән әлеге хаталарның сәбәпләрен һәм аларны төзәтү юлларын кыскача гына аңлатып карыйк.

Беренче чиратта чагышмаулар торак пункт һәм муниципаль берәмлекләрнең җир участоклары чикләрен билгеләү буенча башкарылган эшләрнең тиешенчә үтәлмәве нәтиҗәсендә килеп чыга. Башкача әйтсәк, җир участогы координатасында яки күрсәтелгән чик координатасында ялгышулар була.

Моннан тыш, кадастрга кертелгән җир участоклары белән торак пунктлар һәм муниципаль берәмлекләр чикләре кисешү ялгышы барлыкка килү закон нигезендә җир участокларын теркәү туктатыла алмый.

Мондый туры килмәүчәнлекләрне бетерү максатын­нан, кадастрга муниципаль берәмлекләр һәм торак пунктлар чикләре күрсәтелеп мәгълүматлар кертелү белән кадастр учеты органы хезмәткәрләре (алга таба – Кадастр палатасы) чикләре кадастр картасында күрсәтелгән чикләр белән кисешкән җир участокларын табу һәм аларның исемлеген төзү өчен чаралар күрелергә тиеш. Соңыннан әлеге ачыкланган ялгышларны төзәтүгә чаралар күренү сорап, участоклар исемлеге район башкарма комитетларына юллана.

Әлеге ялгышларны кадастр инженерлары урынга барып, кадастрда күрсәтелгән координата белән участокның фактик урнашкан урыны, яки торак пункт, яки муниципаль чикләр белән чагыштырып ачыклый алалар. РФ законнары нигезендә торак пункт яки муниципаль берәмлекләр чикләрендәге ялгышлар җирле үзидарә яки дәүләт хакимияте органнары тарафыннан әлеге чикләргә үзгәрешләр кертү нәтиҗәсендә төзәтелә ала. Моның өчен тиешле орган кадастр па­латасына хат белән чик координаталары төзәтелеп күрсәтелгән җирдән файдалануны тәртипкә салу кар­тасын (планын) xml-документы формасында документ­лар пакетын җибәрергә тиеш.

Әгәр дә инде җир чикләре кисешүе җир участоклары кисешү нәтиҗәсендә барлыкка килгән икән, мондый ялгыш участок хуҗасы биргән гариза нигезендә яки үз көченә кергән суд карары нигезендә төзәтелә ала, аңа кадастр инженеры төзегән ызанлау планы беркетелгән булырга тиеш.

Шулай ук җир участогы торак пункт яки муниципаль берәмлекләр чикләре белән кисешкән рәвештә дә исәпкә куела ала. Ләкин бу очракта кадастр инженерының кадастр эшләре алып барганда җир төзелеше объектының чикләре урнашу тәртибендәге ялгышларны табарга һәм бу турыда ызанлау планының “Кадастр инженеры нәтиҗәсе” бүлегендә мондый кадастр хатасы ни сәбәпле булуны аңлатып язган искәрмәсе булырга тиеш.

Эльмира ИСЛАМОВА,

Росреестрның ТР буенча Минзәлә районы бүлеге начальнигы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International