Районыбызның аэроклуб базасында урнашкан“Десантник” хәрби патриотик лагерында республиканың 12 районыннан быел барлыгы 570 бала ял итте.
Алар анда автомобиль, парашют десанты, ату кораллары, беренчел медицина ярдәме күрсәтү, физик әзерлек, кул сугышы, РХБЗ- радиация химик бактериологик саклану, гаскәри хезмәткә әзерләнү буенча әзерлекне өч сменада үттеләр. Лагерьга килгән балаларның кайсыберләре парашюттан сикерергә дә курыкмадылар,барлыгы 46 бала парашюттан сикерде. Әлеге бәхетне Минзәлә районының 22 баласы “татып” карады, шуларның 12се кыз балалар. Соңыннан 4нче сменада республика мәктәпләре арасында хәрби гамәли һәм техник төрләре спортының “Улларыбыз ватанга тугрылыклы” дигән спартакиада булды. Алар бу спартакиада 18 төр буенча ярыштылар. Районның хәрби патриотик үзәге җитәкчесе Альберт Миннәхмәтов сүзләренә караганда спартакиада республика күләмендә югары дәрәҗәдә үткән. Минзәлә районы командасына тиңнәр булмады. Безнең районның 10 баладан тупланган командасы беренче урынны яулады кубок һәм музыкаль үзәк белән бүләкләнде. Лагерьда физик әзерлек үткәндә Минзәлә районы балаларына футболкадан алып комуфляжга чаклы тәэмин иткәннәр.