“Сайлау хокукларының төп гарантияләре һәм Россия Федерациясе гражданнарының референдумда катнашу хокукы турында”гы Федераль законның 50 маддәсе һәм Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 60 маддәсе нигезендә “Минзәлә” газетасы редакциясе 2014 елның 16 августыннан 13 сентябрьгә кадәрге чорда (00.00) теркәлгән партияләр һәм кандидатларның төбәк төркемнәренә сайлау алды агитациясе урнаштыру өчен бушлай һәм түләүле басма мәйдан бирүе турында хәбәр итә.
1. Бер атнага бирелә торган бушлай басма мәйданның күләме түбәндәгечә тәшкил итә:
– җомга көнне А3 форматындагы 1,2 бит (беренче биттән тыш).
2. Бер атнага бирелә торган түләүле басма мәйданның күләме түбәндәгечә тәшкил итә:
– җомга көнне А3 форматындагы 1,2 бит (беренче биттән тыш).
Түләүле басма мәйданның бәясе түбәндәгечә тәшкил итә: 1 кв.см 75 сум.
3. Бушлай һәм түләүле басма мәйдан бирү буенча җирәбә салу һәм сайлау алды агитациясен урнаштыру буенча килешүләр төзү 11 август көнне редакция бинасында (адресы: Минзәлә шәһәре, Тукай урамы, 19 нчы йорт, 2 нче кат) 10.00 сәгатьтә узачак.