«Десантник» чыныктыра

2014 елның 9 июле, чәршәмбе

Минзәлә шәһәренең аэроклуб базасында инде бишенче ел хәрби- патриотик “Десантник” лагеры эшләп килә. Бүгенге көндә биредә икенче смена эшләп  килә. Киң популярлык алган бу лагерьда республиканың 8 районыннан 165 бала ял итә.

Әлеге лагерьдә балалар зур чыныгу алалар, фи­зик яктан көчләрен арт­тыралар, үзләрен хәрби- патриотик хезмәткә ал­дан әзерлиләр. Моның өчен биредә бик күп мах­сус дәресләр үткәрелә. Без килгән көнне лагерь территориясендә егетләр һәм кызлар берничә төр эш белән мәшгуль иделәр. Рингта кызлар кикбоксинг­та үз осталыкларын сы­насалар, егетләр (әллә инде аларга футбол бу­енча дөнья чемпионаты тәэсир иткән) бирелеп туп тибәләр иде. Тагын бер төркем малайлар лазер­таг уйныйлар. Бу уен өчен лагерь территориясе туры килә. Зур палаткалар ара­сында көндәшеңне табып, аңа ату кыен, ләкин менә нәкъ шушы киртәләр уен­ны мавыктыргыч итә дә инде.

Биредә 5 олы палат­ка урнаштырылган. Һәрберсендә 25-30 бала яши, берсендә кызлар от­ряды тора. Бер отряд – спортчылардан гына тора, аларга күнегүләрнең кат­лаулыраклары бирелә. Яшькә карамыйча, ма­лайлар-кызлар маши­на йөртү дәресләренә йөриләр. Егетләрнең һәм кызларның игътибарын бу лагерьга җәлеп иткән ае­рымлылык – ул парашют белән сикерү мөмкинлеге. Беренче сменада 20гә якын үсмер парашют белән сикерде, икенче сменада 30-40 үсмер бу онытылмаслык хисләр кичерү мөмкинлегенә ия булачак.

 

безнең белешмә

Җәй буена лагерьда өч смена эшләячәк. Дүр- тенчесендә биредә хәрби-патриотик юнәлешендә эшләүче лагерьларның спартакиадасы узачак.

Алисә ШАХАБУТДИНОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International