Камал театрын «алдык»

2014 елның 7 июле, дүшәмбе

Аркан тартышу буенча егетләребез Казанның Г.Камал исемендәге Академия театры командасыннан эре-эре көрәшчеләрдән торган составын сыдырып кына алгач, директорыбыз Роберт Шәймәрданов йөгереп тә килде: “Всё! Җиңсәләр – Г.Камал театрын алганнары өчен аерым премия бирәм!” – диде.

Нәтиҗәдә, Х.Хамматуллин, Ф.Гафаров, И.Кәримов, Р.Бәдретдинов һәм И.Мингазовлар, Камал театрын призлы урынсыз калдырып, III урынны алса­лар да, бик канәгать булдылар. Ә ар­кан тартышу буенча хатын-кызларыбыз исә, елдагыча, I урынны яулап, бүләккә һәрберсенә музыкаль синтезаторлар алды.

Сүзем быел Яр Чаллы шәһәрендә Россиядә һәм Татарстанда Мәдәният елы уңаеннан уздырылган VIII Рес- публика театрлары Сабан туе хакында бара. Кунак булып Республиканың Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Яр Чаллы шәһәре адми­нистрациясе вәкилләре килү бәйрәмнең саллы булуын исбатлый. Республи­ка районнары башлыклары аерым бүләкләр белән вәкилләр җибәргәннәр.

Минзәлә муниципаль районы башлы­гы Айдар Салахов исеменнән милли көрәштә катнашучыларга махсус приз – микродулкынлы мич тапшырылды. Бу бүләккә көрәштә 90 кг кадәр авырлыкта III урынны алган Минзәлә театры арти­сты Илназ Хисмәтуллин лаек булды.

Башка уеннарда да театрыбыз сынатма­ды. Таяк тартышу буенча Рая Егорова I урынны, армрестлингта Ленар Минне­муллин III урын, капчык сугышында, туры колгага менүдә Риф Ризатдинов I урын, кашыкка йомырка салып йөгерүдә Элми­ра Әхмәтханова II урын, гер күтәрүдә Ро­берт Хамматуллин II урын алды. Гөлсинә Хисмәтуллина, барысын да шаккатты­рып, чүлмәкне ватты.

Сабан туе Минзәлә җирлегенә шактый якын урында уздырылганга микән, быел өстәлләребез дә искиткеч мул иде. ООО “Калинино” җитәкчесе Р.Х.Биктимеров биргән тәмле иттән пылау пешердек, А.Д.Леванов ярышта катнашучылар су­савын бассын дип берничә кап минераль су бирде, шәхси эшмәкәр, якташыбыз Мәхәсим абый Вәлиев табынга каклаган казлар, пешкән һәм кыздырылган ба­лыклар, пироглар, төрле ширбәтләрне күчтәнәч итеп алып килде.

Шушындый күтәренке нотада 78 нче те­атраль сезонын ябып, Минзәлә театры җәйге ялларга китә.

 

Нурсибә АДИЕВА,

Минзәлә театрының әдәби бүлеге мөдире

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International