Калтак урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныфы

2014 елның 27 июне, җомга

Калтак урта мәктәбен быел өч кеше тәмамлады. Алар 9 сыйныфта 11 булган, калганнары Минзәлә һәм Чаллы шәһәрендәге урта уку йортларына киткәннәр. 11 сыйныфны төгәлләргә иң булдыклылары һәм иң чыдамнары, иң белемлеләре генә калган. Ике бала отличник, берсе уртача укыган. Бу сыйныфта укучылар елның елында мари теле һәм әдәбияты буенча региональ, республика һәм район олимпиадаларында катнашып бернче урынны яулаганнар, призерлар булганнар. Укытучылары, сыйныф җитәкчесе Гүзәл Димухаметова аларны бик ярата, яхшы белем биргән. Линда Мухамадҗярова, Алена Давлеканова, Абдулгараева Алевтина укуларын Казан шәһәрендәге КФУ, КНИТУ,КГАСУ да дәвам итәчәк.

Дилфас ГАЛИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International