Минзәлә шәһәрендә Яшьләр көне

2014 елның 27 июне, җомга

27 июнь, Яшьләр көнендә Минзәләнең үзәк стадионында Яшьләр көненә багышланган ррайон культура-спорт бәйрәме булачак.

“Яшьләр сәләмәт тормыш өчен” спорт бәйгеләре (волейбол, армспорт, өстәл теннисы, аркан тарту, пулялы ату, шулай ук эстафета, дартс буенча чаралар). Спорт чараларында катнашучыларга истәлекле бүләкләр биреләчәк. Шулай ук минзәләлеләр кызыклы концерт программасын карый алачаклар.

Бәйрәм программасында:

1)    16.00 сәгатьтә – спорт чаралары

2)    18.00 сәгатьтә  – бәйрәм ачылышы

3)    19.00 – 20.00 – мото-шоу

4)    20.00 – 23.00 – дискотека “Австралия” группасы чыгыш ясый.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International