Татар Мөшегесе урта мәктәбен быел бары тик өч кенә бала тәмамлаган.
Бу сыйныфта бары тик үз көченә һәм үз белемнәренә бик нык ышанган укучы балалар гына калган. Рүзәл Гарипов спортчы, олимпиадаларда җиңүче булган.Сабантуйларда багана башына менү остасы да икән. Ул сыйныфташы Алсу Зарипова белән мәктәптә һәм авыл мәдәният йортында узган кичәләрне дә бик яхшы теп алып барган. Алсу рус теле һәм әдәбяты, татар теле, химия география буенча район олимпиадасында катнашып призер булга. Шулай ук Айгөл Гыйлмуллинада авылда үткән чараларда бик теләп катнаша, әнисенең уң кулы, диде аның турында сыйныф җитәкчесе Раушания Хисматуллина. Бу балаларның барысы да бердәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшырган, аларның барысы да югары уку йортларына керергә уйлыйлар.
Дилфас ГАЛИЕВ