Эшләргә яраталар

2014 елның 25 июне, чәршәмбе

Җәй җитү белән укучылар каникул вакытында эшкә урнашырга телиләр. Җәйге вакытта эшләү яшьләргә вак-төяк чыгымнарга акча эшләү мөмкинлеге бирә. Махсус әзерлек таләп ителми торган, ашыгыч эшләрне эшләр өчен, өстәмә эшче куллар таләп ителгән эш урыннары бар.. Шуның өчен мәшгульлек үзәгендә 14 тән 18 яшькә кадәр укучылар өчен махсус программа эшли.

– Бүгенге көндә балигъ булмаганнар районның алты предприятиесендә һәм бер шәхси эшмәкәрдә эшлиләр. Кызганычка кар­шы, быел 177 укучыга гына акча бүленеп бирелгән, узган ел мәшгульлек үзәге аша 300 укучы урнашты­рылган иде. Матди ярдәм күләме дә арткан, узган ел ул 850 сум булса, быел һәр укучыга хезмәт хакын­нан тыш, 1250 сум өстәлә, – диде мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Сәмигуллина.

Яшүсмерләр эшкә кереш­те инде. ”Чиста шәһәр” МУП та эшләүче биш бала инде иртәнге сәгать җидедә аякта, кемдер квитанцияләр тарата, кем­дер койма буйый, ә Булат Сәхабетдинов һәм Алек­сандр Гарнышевны без газон чапкычлар белән эшләгәндә очраттык.

– Үземнең бик эшлисем килде, әти-әниләр белән киңәшләштем, алар ризалык бирде. Эшләгән акча­ларымны кая тоту турында уйлаганым юк әлегә, ләкин миңа эшләү ошый, – диде Александр Гарнышев.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күп кенә уку­чылар җәй көне эшләгән п р е д п р и я т и е л ә р е н д ә җайлашалар һәм киләсе елга да шул эш бирүчегә кайталар.

–“Чиста шәһәр” МУП та мин икенче ел эшлим инде. Узган ел квитанцияләр та­раттым, бер айга 6 мең сум акча эшләдем һәм үземә планшет сатып алдым. Әни минем өчен бик шат­ланды. Быел бик җаваплы эшне ышанып тапшырды­лар, газон чапкычы белән үлән чабабыз. Без игъти­бар белән инструктажны тыңладык һәм инде зур күләмдә эш башкардык, –диде Булат Сәхәбетдинов.

Коррекцион интернат- мәктәп укучылары 2 төркемгә бүленеп мәктәп территориясен һәм яшел- чә бакчасын тәртипкә китерәләр. Бүгенге көндә 30 балигь булмаган бала мәшгульлек үзәге аша рәсмиләштерелгән. Безнең 2,5 га зур мәйданда бакчабыз бар, шуңа күрә эш күп. Төштән соң ба­лалар инде буш, һәм ял итәләр. Алар бик тырышып эшлиләр. Бөтен эшләгән акчалар карточкаларына күчерелә, – диде директор урынбасары Феликс Сол­танов.

Илсөяр ХӘЕРТДИНОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International