Калморза мәчетле булды

2014 елның 25 июне, чәршәмбе

Калморза авылында әһәмиятле вакыйга булды: шушы авылда туып үскән Әхтәм Хөсәен улы Яппаров башлангычы белән төзелгән яңа мәчет ачылды. Бу яңа урынга күчеп утырганчы иске авылда 19 гасырда ук агач мәчет салынган булган. Егерменче гасырның 30 елларында аның манарасын кискәннәр, бинада мәктәп урнашкан. Авылны су баса дигәч аны сүттеләр. Ләкин авыл кешеләрен диннән баш тартты дип әйтеп булмый-никах, исем кушу, башка дини йолалар сакланды.

Хәзер инде авылның чын бизәгенә әверелгән заманча мәчет бар. Анда дин тотучылар өчен барлык уңайлыклар тудырылган. Тантанада рай- онның имам-мөхтәсибе Җәү- дәт хәзрәт сәламләү сүзе белән чыгыш ясады, район җирлегендә бу мәчетнең 24 нчесе булуын әйтте, коръән аятен укып китте,бик үтемле вәгазъ сөйләде. Әхтәм ага мәчет төзелешендә актив катнашкан биш төзүчегә түбәтәйләр бү- ләк итте. Аллаһ кабул итеп алсын, сез аны кадерләп, саклап тотыгыз, мәчетнең озак еллар халыкка, бигрәк тә яшьләргә хезмәт итүен, теләде ул. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсь- әләләр буенча урынбасары Нурһади Гыйльфанов Әхтәм Яппаровка район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды һәм мәчеткә изге коръәнне бүләк итте.

Ниһаять авыл өстен көчле азан тавышы ярып үтте. Гасыр­лар төпкеленнән, бабайлар мирасы булып яңгырады ул илаһи моң. Мәчеткә “Мөнәздәһә” дип әнисе исемен биреп тә Әхтәм ага ата-ана мирасын, иманлы тормышны киләчәк буыннарга илтүне төп максат итеп куйган: әнә ич, ачылу көнендә үк мәчет күпме авылдашларын берләштереп, үзендә туплады.

Дилфас ГАЛИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International