МИҢНЕХУҖИННАН – ТАТЛЫ РИЗЫКЛАР

2014 елның 25 июне, чәршәмбе

“Бәхет аланы” сәламәтләндерү лагеренда үткәрелгән бәйрәмдә кунаклар күп булды.

Балалар рәхәтләнеп мәдәни- масса, танып белү-күңел ачу чараларында һәм спорт ярыш­ларында катнаштылар. Бу ча­раларны тәрбиячеләр белән берлектә “Генерирующая ком­пания” ААҖ яшьләр оешмасы оештырды. Асфальт өстендә “Балачак – дуслык һәм хыяллар ул” дигән конкурс күңелләрне тибрәндерде, балаларның нин­ди хыяллар белән яшәүләрен ачып салды. Алар гаиләдә әтиләре, әниләре белән бергә яшәүләре, җир шарында ты­нычлык булуы, һәркемнең дус яшәве турында хыялланалар.

Һәр бала бик күп бүләк алды, аларны татлы ризыклар һәм җиләк-җимеш белән район сове­ты депутаты Равил Миңнехуҗин сыйлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International