Узган атнада Чаллы табиблары Татар Мөшегесе авылы халкын кабул иттеләр. 179 авыруны тикшерделәр, 485 консультация үткәрделәр, 230 лаборатория һәм инструменталь тикшеренү эшләре башкарылды. 103 авыруга өстәмә тикшеренүгә юнәлтү бирелде. Ел башыннан «Озын һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында мобиль поликлиникада: 6 090 пациент каралды, 16 970 консультация үткәрелде, 10 395 лаборатория һәм инструменталь тикшеренү эшләнде. Киләсе атнада мобиль комплекс Тауасты Байлар авылы халкын кабул итәчәк. Үз сәламәтлегезгә игътибар итүне тәкъдим итәбез, түләүсез медицина тикшеренүен үтегез.