Игътибар! 2026 елның 22 сентябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.

2026 елның 21 сентябре, дүшәмбе

Консультация – метеорологик күренешнең интенсивлылыгы турында кисәтү

2026 елның 21 сентябрендә 23 сәгатьтән 22 сентябрендә 9 сәгатькә кадәр. 

2026 елның 22 сентябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә кайбер урыннарда томан көтелә.

Халыкка тәкъдим ителә:

Томан вакытында:

Әгәр сез табигатьтә булганда, томанның куеруын күрсәгез, урманда яки су объектларында адашмас өчен чараларар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәте өчен барлык катнашучылар өчен куркыныч тудыра. Томанда машина йөргәндә, артык полосаларны алмаштыру, узып китү һәм алга күчүдән тыелырга кирәк. Томанлы һавада юл-транспорт казаларының күбесе алдарак хәрәкәтләнүче транспорт чаралары белән була. Шуны истә тоту кирәк: томан бик күп ераклыкны юкка чыгара – гадәттәге дистанцияны арттырырга, тизлекне киметергә кирәк. 

Кискен туктаулардан сакланырга кирәк: кирәк булганда, тизлекне җайлап киметергә. Арттан килгән автомобиль йөртүчеләрне кисәтүче сигнал биреп, берничә тапкыр тормоз педален басарга кирәк. Томанда бара торганда йөртүчеләрнең арыганлыгы арта, саклык артык булмый.

Мөмкин булганда, ерак араларга сәфәр кылудан баш тартыгыз.

Күз күреме начар булган шартларда автомобиль белән хәрәкәтләнү вакытында артык юл үзгәртүләрдән, катнашулардан һәм узып китүләрдән тыелырга кирәк.

Кинәт тукталулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне акрынлап киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезгә артта йөрүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтү сигналы бирергә.

Мөмкин булганда, сәяхәт итүдән һәм табигатьтә озак йөрүдән баш тартыгыз.

Шоферларга:

1. Машинада йөргәндә, бу шартларда артык полоса алыштырулардан, уздырып барулардан һәм узып чыгулардан баш тартырга кирәк.

2. Машинаның техник халәтенә, аеруча тормоз системаларына, шиналарның халәтенә игътибар итәргә.

3. Кинәт тукталулардан сакланырга, кирәк булганда тизлекне әкренләп киметеп туктарга.

4. Тормоз педален берничә тапкыр басарга кирәк, шулай итеп сездән артта бара торган автомобиль йөртүчеләрне кисәтүче сигнал бирергә;

5. Барлык оптика да эш хәлендә булырга тиеш;

6. Хәрәкәт җанлы булган урыннарда, мәктәпләр янында, кисеш урыннарда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм иңкү урыннарда иминлек тәэмин итә торган тизлек белән йөрергә.

Җәяүлеләргә тәкъдим ителә:

1. Урам һәм юлларны кичүдә бик игътибарлы булырга;

2. Урамны махсус билгеләнгән җәяүлеләр кичүе аша гына кичәргә, күз күреме начар булу һәм юл өслегенең тайгак булуы аркасында, транспорт чарасын туктатырга озаграк вакыт кирәклеген истә тотарга кирәк.

3. Автомобиль юлын кичү өчен, мөмкин булганда, фәкать җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүе урыннарын кулланырга;

4. Хәрәкәттәге транспорт алдыннан трассаны йөгереп чыкмаска;

5. Транспорт юнәлешенә каршы йөрергә кирәк.

6. Арттырылган күренмәлелек жилетын кулланырга яки киемгә яктылык чагылу элементын беркетергә.

Электр белән тәэмин итүгә бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен, планлы һәм аварияле токны өзү, шулай ук авария-ремонт эшләре үткәрү турында гариза тапшыру өчен, "Сетевая компания" АҖ: 8 (843) 200-01-52 телефон номеры белән элемтәгә керегез.

 "Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә охитне күзәтү идарәсе" ФДБУ матди зыян китергән метеорологик күренеш турында белешмә бирә, тел. 8 (843) 293-38-04.

Мәгълүмат Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе дәүләт учреждениесе мәгълүматлары нигезендә әзерләнде.

Нинди дә булса бәла-каза булганда, сез һәрвакыт бердәм экстрен ярдәм хезмәтләре чакыру номерына - «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шәһәр һәм мобиль телефоннарыннан сутка буе һәм бушлай қына қабул ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International