Өйдә азык-төлек әзерләү — кышка уңышны саклау өчен бик яхшы мөмкинлек, ләкин ашамлыклар белән агулану куркынычы турында истә тотарга кирәк. Консервлау процессында ясалган хаталар ботулизмны кертеп, авыр инфекция чирләр сәбәбе булып тора. Консерваларны тәмле генә түгел, имин дә итәр өчен билгеләнгән кагыйдәләрне катгый үтәргә кирәк.
1 нче адым. Чималны җентекләп сайлап алу һәм гигиена
Продукция иминлеге кухняда санитар нормаларны үтәүдән башлана. Эшне башлар алдыннан кулларыгызны сабын белән юыгыз, эш өслеген һәм кухня җиһазларының барысын да эшкәртегез.
Бернинди бозылу билгесе юк. Саклау өчен яңа, бозыксыз җимешләр генә яраклы. Аз гына черек яки корт тәэсире булган продуктлар катгый рәвештә кире кагылырга тиеш: аларның зарарланган урыннарында патоген бактерияләр актив рәвештә үрчи.
Яхшылап юу.. Яшелчә-җимешләрне агып торган су астында юарга кирәк. Тамырлы яшелчәләрне ботулизм споралары булырга мөмкин булган туфрак кисәкчекләрен алыр өчен щетка белән тазартырга кирәк. Яшелчәләрне һәм салат яфракларын салкын суда алдан җебетергә тәкъдим ителә.
Файдалы киңәш: бланширлау методын куллану (җимешләрне кыска вакыт эчендә кайнар су белән кайнатып, аннан соң тиз салкынлату) продуктны нәтиҗәле чистартуга булыша.
2 нче адым. Савытларны һичшиксез стерильләштерегез
Файдаланганчы пыяла савытларны тикшерегез: аларда микро- ярылулар һәм китекләр булмасын. Фәкать деформациясе һәм күгәрү эзләре булмаган капкачлар гына кулланырга рөхсәт ителә. Тараны юу чарасы белән ныгытып юып, аннан соң бактерияләрне һәм спораларын юк итү өчен стерильләштерергә кирәк.
Ышанычлы стерилизацияләү ысуллары:
· Кайнату: банкаларны авыз өсте белән өскә каратып кайнап торган сулы савытта 15-20 минут тотыгыз, аннары чиста сөлгегә әйләндереп куегыз. Капкачларны да кайнар суда кайнатырга кирәк.
· Пар белән эшкәртү: банканың эчен пар тулысынча тутырсын өчен, кайнап торган су өстендә авызын аска каратып якынча 5 минут тотыгыз.
· Духовкада: банкаларны 100–130 °C кадәр җылытылган духовкага 5 минут куегыз, аннары ишекне ябып, эчендә суынырга бирегез.
3 нче адым. Фасовка һәм югары куркынычлы азык-төлекләр
Продуктларны стериль банкаларга аларны термик эшкәртүдән соң гына салырга кирәк. Тиешле вакуум булсын өчен капкачларны герметик ябарга, банкаларнын төбен өскә каратып куярга кирәк.
Төп игътибар - гөмбәләргә һәм иткә! Бу хәвефле эпидемиологик продуктлар, алар еш кына ботулизм үсеше өчен чыганак булып тора.
Гөмбәләрне азык-төлек иминлеге ягыннан саклау өчен туңдырырга яки киптерергә (саклау вакыты – 6 айга кадәр) кулайрак. Гөмбәләрне консервлауга әзерләгәндә чималны яхшы әзерләү (калпак астында туфрак кисәкчәләре җыела ала, шуңа күрә өстеннән юу) бик мөһим, рецептурага (тоз һәм кислота концентрациясенә) һәм җылылык эшкәртү режимына нык игътибар итү таләп ителә.
Ит белән эш иткәндә, гадәттә иң яхшы суытылыган ит кулланыгыз, бүлү процедурасын бик тиз һәм салкын бүлмәләрдә үткәрегез һәм пычранудан(чи итнең башка ашамлыклар белән тәэсир ителеше) саклагыз.
Мөһим: белгечләр тәкъдим итәләр: йөкле хатын-кызларга, өлкән яшьтәгеләргә һәм иммунитеты начар булган кешеләргә өй консервларын сак куллану мөһим.
4 нче адым. Саклау шартлары
Маркировка. Банкаларга продукт исемен һәм җитештерү вакытын күрсәткән этикеткаларны ябыштыру мәҗбүри.
Температура режимы. Өй консервалары температура кискен үзгәрми торган, коры, караңгы һәм салкын бүлмәләрдә сакланырга тиеш.
Ачылганнан соң. Ачылган банканы суыткычта гына саклагыз һәм калганын мөмкин кадәр тизрак кулланыгыз. Ит һәм балык консерваларын кулланганчы җылыту яхшырак.
Капкачы кабарган, деформацияләнгән яки күгәргән, сыеклыгы болганчык яки төрле әчү билгеләре булган консерваларны ашарга ярамый!
https://xn--80aqooi4b.xn--p1acf/Сәламәтлек саклау иминлеге һәм куркынычлы авырулардан саклану буенча файдалы мәгълүматны санщит.рус сайтында белергә була..