Гыйнвардан август ахырына кадәр республика халкы 13 299 шәхси торак йортны кадастр исәбенә куйды, аларның 10 137-се авылларда урнашкан.
Йортларның күпчелеге бер катлы (9 304), ике катлы – 3 761, өч катлы – 234. Кирпечтән 6 814 йорт төзелгән, агачтан – 1580. Калган йортлар – блоклы, панельле һәм башка материаллардан эшләнгән.
Татарстан Росреестры хезмәтеннән аңлатканча, кадастр исәбенә алу вакытында объект турында мәгълүматлар: төре, урнашкан урынының сурәтләмәсе һәм төп үзенчәлекләре (мәйдан, бинаның катлар саны, стеналар материалы, файдалануга тапшырылган ел һәм башкалар) техник планда күрсәтелгән мәгълүматлар нигезендә Бердәм дәүләт күчемсез милек исәбе булдыра. Шулай ук ведомствода 2025 елның 1 мартыннан "Төзедеңме - рәсмиләштер" принцибы көченә керәчәген искә төшерделәр.
Кадастрга теркәү һәм хокукларны теркәү - бу милек хуҗаларына аны ирекле рәвештә кулланырга һәм тапшырырга мөмкинчелек бирә торган мәҗбүри процедура. Гражданнар үз милекләрен, шул исәптән гадәти көнкүреш биналары хокукларын гадиләштерелгән тәртиптә (мәсәлән, "дача амнистиясе" кысаларында) гамәлгә кертә алалар. Моннан тыш, Росреестр хезмәтләрен алу өчен кирәкле документларны әзерләргә һәм җибәрергә ярдәм итүче электрон сервислар да бар», - диде Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Нияз Галиәкбәров.
Кадастр исәбенә кую һәм хокукларның теркәүләрен алу өчен гариза һәм документларны (яшәү урынына яки күчемсез милек объектларның урнашуларына бәйсез рәвештә) КФҮнең теләсә кайсы бүлегендә, электрон формада - Росреестрның веб-сайтында яки Дәүләт хезмәтләре порталында тәкъдим итәргә мөмкин.