Татарстанлылар балалар басмаларына ташламалы подписка рәсмиләштерә ала.

2026 елның 21 сентябре, дүшәмбе

Бу атна азагына кадәр Россия Почтасы балалар басмаларына һәм ата-аналарга сайланган басмаларга ташламалы подписка рәсмиләштерергә тәкъдим итә. 

27 сентябрьгә кадәр Россия Почтасы сайтында һәм бүлекләрендә балаларга, ата-аналарга һәм укытучыларга 20% ташлама белән вакытлы матбугат басмаларына язылырга мөмкин. Тәкъдим итүләрдән барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында һәм мәктәптәге мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә,шулай ук почтальоннар хозурында файдаланырга мөмкин. Вакытлы матбугатка онлайн язылучыларга кирәкле басманы исем яки язылу индексы, тема, әлифба, кызыксынулар буенча сайларга кирәк һәм аны берничә минут эчендә рәсмиләштереп була.

«Татарстанлылар шулай ук ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган яки катлаулы тормыш хәлләрендә калган балалар өчен журналлар һәм газеталарга хәйрияче буларак яздыра ала», — дип билгеләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов. Моның өчен почта бүлекләрендә яки «Игелек агачы»  акциясенең сәхифәләрендә төбәк һәм социаль оешма — балалар йорты яки ятимнәр йортын сайларга кирәк, алар адресына яздыру рәсмиләштереләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International