Игътибар! 2026 елның 20 сентябрендә төнлә һәм иртә белән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә кайбер урыннарда томан булачак.
Консультация – метеорологик күренеш интенсивлыгы хакында кисәтү
2026 елның 19 сентябрендә 21 сәгатьтән 20 сентябрендә 10 сәгатькә кадәр
2026 елның 20 сентябрендә төнлә һәм иртә белән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә кайбер урыннарда томан булачак.
Халыкка тәкъдим ителә:
Томанда:
Сез табигатьтә булганда, томанның куеруы күренсә, урманда яки сулыкта юлны югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысы өчен дә куркыныч тудыра. Томанда машина белән йөргәндә артка яки алга күчү, узышу, һәм чигенү омтылышларыннан баш тартырга кирәк. Томан шартларында күпчелек юл-транспорт һәлакәте алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томан ераклыкны яшерә – гадәти араны арттырыру, тизлекне төшерү зарур.
Кинәт туктаулардан саклыгыз: кирәк булганда тукталу тизлеген акрынлап төшерү кирәк. Тормоз педален берничә тапкыр басып, сезнең артыгызда баручы машина йөртүчегә сигнал бирү кирәк. Томанда йөргәндә машина йөртүчеләрнең аруы күзәтелә, саклык артык булмас.
Мөмкин булганда ерак араларга сәфәрләрдән баш тартыгыз.
Начар күренү шартларында машина белән йөргәндә артка яки алга күчү, узышу, һәм чигенү омтылышларыннан баш тартырга кирәк.
Кинәт туктаулардан саклыгыз: кирәк булганда тукталу тизлеген акрынлап төшерү кирәк. Тормоз педален берничә тапкыр басып, сезнең артыгыздан баручы машина йөртүчеләргә сигнал бирү кирәк.
Мөмкин булганда сәфәрләрдән, табигатьтә озак йөрүләрдән баш тартыгыз.
Водительләргә:
1. Бу шартларда машина белән йөргәндә артка яки алга күчү, узышу, һәм чигенү омтылышларыннан баш тартырга кирәк.
2. Автомобильнең техник хәленә, аеруча тормоз системасына, шиналар хәленә игътибар итегез.
3. Кинәт туктаулардан саклыгыз, кирәк булганда тукталу тизлеген акрынлап төшерү кирәк;
4. Тормоз педален берничә тапкыр басып, сезнең артыгызда баручы машина йөртүчесен кисәтү өчен сигнал бирү кирәк;
5. Барлык оптика эш хәлендә булырга тиеш;
6. Җанлы хәрәкәт булган урыннарда, мәктәп янында, кисешүләрдә һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм түбән урыннарда иминлекне тәэмин итә торган тизлек белән йөрегез.
Җәяүлеләргә тәкъдим ителә:
1. Урамнарны һәм юлларны кичүдә аеруча сак булыгыз;
2. Урамны билгеләнгән җәяүлеләр кичүе урынында гына кичегез, күз күреме начар булган һәм юл өслегенең тайгаклыгы аркасында туктау өчен күбрәк вакыт кирәклеген истә тотарга кирәк.
3. Автомобиль юлларын кичү өчен җир асты яки җир өсте кичүләрен генә кулланыгыз, мөмкин булганда;
4. Хәрәкәт итә торган транспорт алдыннан трассаны кичмәгез;
5. Фәкать транспорт агымына каршы хәрәкәтләнергә кирәк;
6. Күү күремен арттыручы жилет кулланырга яки киемгә яктылык чагылдыргыч элементлар беркетеп куярга кирәк.
Электр белән тәэмин итү, планлы һәм аварияле сүндерүләргә бәйле мәсьәләләрне хәл итү, шулай ук авария-ремонт эшләрен башкарту мәсьәләләрен хәл итү өчен «Сетевая компания» АҖгә 8 (843) 200-01-52 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Матди зыян китерүгә сәбәп булган метеорологик күренеш турындагы белешмәләрне «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ 8 (843) 293-38-04 номерлары буенча бирә.
Мәгълүмат «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары нигезендә әзерләнде.
Янгын-коткару хезмәтләрен чакыру өчен бердәм номерга – «112» – һәрвакыт мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар шәһәр һәм мобиль телефоннардан тәүлек буе һәм бушлай кабул ителә.
«Ышаныч телефоны» Россия Гадәттән тыш хәлләр министрылыгы ДУ 8 (843) 288-46-96 номеры буенча.