Бу атнада Минзәлә районының Татар Мөшегесе авылында 5 нче Шәһәр хастаханәсенең мобиль поликлиникасы эшли.

2026 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Үткән атнада Чаллы табиблары Николаевка авылында яшәүчеләрне кабул итте. 166 пациент каралды, 440 консультация үткәрелде, 244 лаборатор һәм инструменталь  тикшеренүләр уздырылды. 103 пациент өстәмә тикшеренүләргә юнәлдерелде.

Ел башыннан бирле "Озын һәм актив тормыш" илкүләм проекты кысаларында мобиль поликлиникада барлыгы:

5 912 пациент каралды,
16 486 консультация үткәрелде,
10 165 лаборатор һәм инструменталь тикшеренүләр башкарылды.

Киләсе атнада мобиль комплекс Бикбау авылында яшәүчеләрне кабул итәчәк.

Үзегезнең сәламәтлегегезгә игътибар итүегезне һәм түләүсез медицина тикшерүен узарга тәкъдим итәбез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International