12 июнь Россия Почтасының республикадагы барлык бүлекләре өчен ял көне булачак, билгеле маркетплейс заказларын тапшыру буенча хезмәт күрсәтүчеләрдән башка. Алар гадәти режимда эшләвен дәвам итәчәкләр. 11 июньдә почта бүлекләренең эш көне бер сәгатькә кыскарачак. 13 июньдә бүлекләр гадәти расписание буенча хезмәт күрсәтүне дәвам итәчәк.
Россия көнендә почтальоннар почта җибәрүләрен һәм вакытлы басмаларны таратмаячак. Пенсияләр һәм пособиеләрне РФ Социаль фонды Бүлекчәсе белән килештерелгән график буенча җиткерәчәкләр.
Кайбер почта бүлекләре башка график буенча эшләргә мөмкин. Хәзерге эш расписаниесен белү яки картада иң якын ачык почта бүлеген табу өчен, pochta.ru сайтына яки компаниянең мобиль кушымтасына мөрәҗәгать итегез.