Мария Михайловна 1930 елның 25 мартында Минзәлә районының Иске Мәлкән авылында туа.
12 яшеннән колхозда эшли башлый. Сугыш вакытында Киров шәһәрендә эшли, траншеялар казыйлар. Сугыштан соң Минзәлә районының Игем авылында сыер савучы булып эшли. 1974 елда Минзәлә шәһәренә күчеп киләләр. Пенсиягә кадәр Горторгта җыештыручы булып эшли.
Мария Михайловнаның бик күп Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары бар, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән. Ире белән 4 бала үстерәләр. Әбинең 8 оныгы, 15 оныкчыгы, 1 оныкчының баласы бар.
Хөрмәтле Мария Михайловна!
Туган көнегез белән чын күңелдән котлыйм!
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән узган геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз.
Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын телибез.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов.