Минзәлә районының утырышлар залында ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең планлы утырышы булды.
ВКС режимындагы утырышта язгы ташуга әзерлек белән бәйле мәсьәләләр каралды.
ВКС тәмамланганнан соң, Минзәлә шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шәйсуаров күпьеллык күзәтүләр нәтиҗәсендә су басу куркынычы булган торак пунктлардагы вәзгыятьне контрольдә тотуның мөһимлеген билгеләп үтте. Элегрәк хәбәр иткәнебезчә, болар-Җәмәк, Наратлы Кичү, Исәнгол (барысы да Минзәлә елгасы үзәне буйлап урнашкан), Куян (Брустанка елгасында су күтәрелүгә бәйле) авыллары.
Шулай ук суүткәргеч торбаларны чистарту буенча планлы эш алып барыла.
- Бу эшләрне без ел саен башкарабыз. Нинди дә булса штаттан тыш хәлләр килеп чыкса, алар барысы да уртак тырышлык белән, барлык җаваплы хезмәтләрне җәлеп итеп эшләнәчәк,-дип билгеләп үтте Рамил Шәйсуваров.