Әгәр синең хыялың — зур командада үзеңне күрсәтү һәм яңа идеяләргә юл ачу булса — бу синең мөмкинлегең!
Быел 17 нче сезон башлана, һәм аның төп игътибары — Татарстан Республикасында яшьләр сәясәте өлкәсендә кадрлар резервын формалаштыру.
Барлык эшлисе эшең — 18 мартка кадәр сайтта гариза бирү: rezervrt.ru/
Хыяллар чынга аша, чөнки нәкъ менә 17 сезонда син түбәндәгеләрне эшли аласың:
— идеяне тулы проект итеп әзерләргә һәм аны яңа дәрәҗәгә чыгаруны өйрәнү
— компетенцияләрне комплекслы бәяләү һәм үсеш нокталарын билгеләү
— командада эшләү күнекмәсен үстерү, грант гаризаларын әзерләү һәм ресурслар белән идарә итү
— республикада яшьләр сәясәте өлкәсендә төп проектларны гамәлгә ашыручы оешмаларда стажировка үтү
— кадрлар резервына керү һәм яшьләр сәясәтенең киләчәген формалаштыру системасының бер өлеше булу.
Юнәлешне сайла һәм эш ит:
— «Сынап карыйм һәм булдырам» — һөнәри җәмгыятьнең бер өлеше булырга теләүчеләр, яшьләр сәясәтендә беренче адымнарын ясаучылар һәм үз проектларын булдырырга һәм гамәлгә ашырырга омтылучылар өчен. Катнашучылар булып 16 яшьтән 35 яшькә кадәр булган, Татарстан Республикасында яшәүче барлык теләүчеләр катнаша ала.
— «Үстерәм һәм киңәйтәм» — дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә инде эшләүчеләр һәм һөнәри үсешнең яңа дәрәҗәсенә чыгарга әзер булганнар өчен. ГМП өлкәсендәге яшь белгечләр, Татарстан Республикасында яшәүче, 21 яшьтән 35 яшькә кадәр катнашучылар була ала.
Сайтта rezervrt.ru/ теркәл һәм яңа юлыңны башла!