Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр килде:
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация – кисәтү
2026 елның 14 марты 19 сәгатьтән 15 марты 10 сәгатькә кадәр.
2026 елның 15 марты төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә кайбер урыннарда томан көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төп идарәсе хәбәр итә:
Томанда:
Әгәр сез табигатьтә булып, томан куерганын күрсәгез, урманда яки су өстендә юнәлешне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен куркыныч тудыра. Автомобильдә томанда хәрәкәт иткәндә артык маневрлардан, узышлардан, алга чыгу омтылышларыннан баш тартырга кирәк. Томан шартларында юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе алда баручы транспорт чарасы белән була. Томан араны яшерә, шуңа күрә гадәти дистанцияне арттыру, тизлекне киметү урынлы.
Кискен тормозлардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне акрынлап киметергә кирәк. Берничә тапкыр тормоз педаленә басып, артта баручы автомобиль йөртүчеләренә кисәтү сигналы бирергә кирәк. Томанда хәрәкәт иткәндә йөртүчеләрнең аруы арта, сак булу артык булмас.
Мөмкин булса, ерак араларга сәфәрләрдән баш тартыгыз.
Начар күренүчәнлек шартларында автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык маневрлардан, узышлардан, алга чыгу омтылышларыннан баш тартырга кирәк.
Тиз тукталышлардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне акрынлап киметергә кирәк. Берничә тапкыр тормоз педаленә басарга кирәк, шул рәвешле арттан килүче машиналарны кисәтүче сигнал бирелә.
Мөмкин булса, сәяхәтләрдән сакланыгыз, табигатьтә озак йөрүләрдән баш тартыгыз.
Шоферларга:
1. Машина йөрткәндә артык маневрлардан, узышлардан, алга чыгу омтылышларыннан баш тартырга;
2. Машинаның техник хәленә, аеруча тормоз системасына, тәгәрмәчләрнең хәленә игътибар бирергә;
3. Тиз тукталышлардан сакланырга, туктарга кирәк булганда тизлекне акрынлап киметергә;
4. Берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле арттан килүче машиналарны кисәтүче сигнал бирергә;
5. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш;
6. Хәрәкәт күп булган урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм төшүләрдә куркынычсызлыкны тәэмин итәрлек тизлектә хәрәкәт итәргә.
Җәяүлеләргә тәкъдим ителә:
1. Урамнарны һәм юлларны кичкәндә бик игътибарлы булырга;
2. Урамны бары тик җәяүлеләр кичүе билгеләнгән урында гына кичәргә, күренеш начар булу һәм юлның тайгак булуы аркасында шоферга транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәклеген истә тотарга;
3. Юлның йөрү өлешен мөмкин булса, бары тик җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүе аша гына үтәргә;
4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан юлны йөгереп чыкмаска;
5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә.
6. Күренүчәнлекне арттыручы жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементлар беркетергә.
Берәр бәла-каза булганда, һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр, кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча «Ышаныч телефоны» 8 (843) 288-46-96.