Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр килде:
Консультация – метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
2026 елның 14 марты 00 сәгатьтән 09 сәгатькә кадәр.
2026 елның 14 март төнендә һәм иртән Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәрендә кайбер урыннарда томан көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төп идарәсе хәбәр итә:
Томанда:
Әгәр сез табигатьтә булып, томан куерганын күрсәгез, урманда яки су өстендә юнәлешне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен куркыныч тудыра. Автомобильдә томанда хәрәкәт иткәндә артык маневрлардан, узышлардан баш тартырга кирәк. Томан шартларында юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе алда баручы транспорт чарасы белән була. Томан араны яшерә, шуңа күрә гадәти дистанцияне арттыру, тизлекне киметү урынлы.
Кискен тормозлардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне акрынлап киметергә кирәк. Берничә тапкыр тормоз педаленә басып, артта баручы автомобиль йөртүчеләренә кисәтү сигналы бирергә кирәк. Томанда хәрәкәт иткәндә йөртүчеләрнең аруы арта, сак булу артык булмас.
Мөмкин булса, ерак араларга сәфәрләрдән баш тартыгыз.
Автомобильдә начар күренүчәнлек шартларында хәрәкәт иткәндә артык маневрлардан, узышлардан, алга чыгу омтылышларыннан баш тартырга кирәк.
Кинәт тормозга басудан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне акрынлап киметергә кирәк. Берничә тапкыр тормоз педаленә басып, арттан килүче машиналарны кисәтүче сигнал бирергә кирәк.
Мөмкин булса, сәфәрләрдән сакланыгыз, табигатьтә озак йөрүләрдән баш тартыгыз.
Шоферларга:
1. Бу шартларда артык маневрлардан, узышлардан, алга чыгу омтылышларыннан баш тартырга;
2. Машинаның техник торышына, аеруча тормоз системасына, тәгәрмәчләрнең торышына игътибар бирергә;
3. Кинәт тормозга басудан сакланырга, туктарга кирәк булганда тизлекне акрынлап киметергә;
4. Берничә тапкыр тормоз педаленә басып, арттан килүче машиналарны кисәтүче сигнал бирергә;
5. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш;
6. Күп хәрәкәтле урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм төшүләрдә иминлекне тәэмин итәрлек тизлектә хәрәкәт итәргә.
Җәяүлеләргә тәкъдим ителә:
1. Урамнарны һәм юлларны кичкәндә бик игътибарлы булырга;
2. Урамны бары тик билгеләнгән җәяүле кичү урынында гына кичәргә, күренүчәнлек начар булу һәм юлның тайгак булуы аркасында шоферга транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәклеген истә тотарга.
3. Юлны кичү өчен, мөмкин булса, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүен генә кулланырга;
4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан юлны йөгереп чыкмаска;
5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;
6. Күренүчәнлекне арттыручы жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементлар беркетергә.
Архив фотосы.
Теләсә нинди бәла очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләр чакыруның бердәм номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр, кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.