Мәдәния Әгълетдин кызы 1928 елның 16 мартында Минзәлә районының Бикбау авылында туган. 14 яшеннән «Гигант» колхозында төрле эшләрдә эшләгән. 1950 елда кияүгә чыккан. Бергә 64 ел гомер кичергәннәр. Колхозда бригадир, исәпче булып эшләгән, лаеклы ялга чыккан.
Мәдәния Әгълетдин кызының күпсанлы рәхмәт хатлары, мактау грамоталары бар, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән. Ире белән 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Әбигә 8 онык, 13 оныкчык бар. Бүгенге көндә ул берүзе яши. Балалары һәм оныклары еш кына килеп, әбигә ярдәм итәләр.
Хөрмәтле Мәдәния Әгълетдин кызы!
Туган көнегез белән ихлас котлауларыбызны кабул итегез!
Без сезнең буын белән горурланабыз – геройлар һәм җиңүчеләр буыны, алар Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән үттеләр.
Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, якыннарыгызның игътибарын телибез.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов.