СОРАУ: Мин еш кына «Честный знак» кушымтасын кулланам. Яңа «Что За продукт?» сервисын таптым. Бу нинди сервис һәм ул нәрсә өчен кирәк?
ҖАВАП: 2025 ел ахырында «Честный ЗНАК» мобиль кушымтасында яңа «Что За продукт?» сервисы барлыкка килде - продуктларның составын турыдан-туры киштә янында аңлау һәм аларны чагыштыру өчен уңайлы ысул.
Маркировка кодын бер тапкыр сканерлау җитә, һәм сез составын, шикәр, тоз, майлар, трансмайлар һәм тагын дистәләгән күрсәткечләрне күрә аласыз.
Яңа сервисның нигезендә Роспотребнадзорның рәсми «Светофор» методикасы ята. Гади сатып алучы өчен барысы да аңлаешлы һәм, иң мөһиме, күренеп тора. Төсләр ярдәмендә продуктта күпме шикәр, тоз, майлар һәм трансмайлар барлыгын шунда ук аңларга мөмкин: яшел төс - аз микъдарда, сары - уртача, кызыл - югары.
Һәр продукт карточкасында 11 күрсәткеч тупланган, алар арасында аллергеннар, азык өстәмәләре «Е», калорияләр, аксымнар, майлар һәм углеводлар (КБЖУ), витаминнар һәм микроэлементлар бар.
Сервис бу мәгълүматларны аңлаешлы һәм кулланучыларга уңайлы итә.
Материаллар честныйзнак.рф сайтыннан әзерләнгән