Әлфия Когогина беренче сыйныф укучылары белән бергә «Игелек үсентеләре» экологик акциясендә катнашты.

2026 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» проекты федераль координаторы Әлфия Когогина «Игелек үсентеләре» экологик акциясендә катнашты.

«Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илдар Шамилов, «Кама арты бакчалары» төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Дмитрий Волков, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Римма Фәхретдинова белән бергә без бүген беренче сыйныф укучылары белән редис орлыклары чәчтек. Бер айдан соң үстерелгән уңыш безнең ветераннарга, микрорайонда яшәүче ялгыз өлкәннәргә тапшырылачак. Ә бу вакыт эчендә балалар үсемлекләрнең үсешен карап, аларны тәрбияләячәк», – дип аңлатты Когогина.

Акция Яр Чаллы шәһәренең 40нчы мәктәбенең беренче сыйныф укучылары өчен «Әйләнә-тирә мохит» ачык дәресе кысаларында үткәрелде. Акциянең максаты – башлангыч сыйныф укучыларын яшелчә үстерү, орлык чәчү (редис), үсемлекләрне тәрбияләү һәм үсешен күзәтү буенча гамәли эшчәнлеккә җәлеп итү, тикшеренү эшчәнлегенә танып белү кызыксынуын үстерү.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International