Федераль «Эшмәкәрлек» партия проекты кысаларында Россия Федерациясе субъектларындагы иҗтимагый советлары рәисләре, экспертлар һәм эшлекле җәмгыять вәкилләре катнашында иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышы узды.
Утырышта катнашучыларны Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» проекты федераль координаторы Әлфия Когогина сәламләде.
«Партия проектының бурычы – илебезнең 30 миллион эшмәкәрләр армиясен ишетү, алар белән актуаль мәсьәләләрне тикшерү һәм шәхси эшлекле инициативаны, кече һәм урта бизнесның иҗади үсешен һәм моңа комачаулый торган киртәләрне киметүне һәрьяклап яклаячак дәүләт сәясәтен формалаштыру. Бу эшне без төбәкләр, эшлекле берләшмәләр һәм эшмәкәрләр, шул исәптән СВО ветераннары белән бергә оештыруыбыз мөһим», – дип ассызыклады Әлфия Когогина.
Утырыш барышында катнашучылар эшмәкәрләр продукциясен экспортка яраклаштыру, квалификацияле кадрлар әзерләү, СВО катнашучыларын иҗади индустрияләр үсешенә җәлеп итү мәсьәләләрен дә тикшерделәр.