Мәхтүмә Нуриевна 1928 елның 9 мартында Минзәлә районының Бикбау авылында туган.
Сугыш вакытында олылар белән беррәттән кырларда, фермаларда эшләгән. Кияүгә чыккач, Мәхтүмә Нуриевна Воровский совхозына күченеп киткән. Лаеклы ялга чыкканчы, колхозда төрле эшләрдә эшләгән.
Мәхтүмә Нуриевнаның күпсанлы рәхмәт хатлары, мактау грамоталары бар, "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән. Ире белән бер кыз үстергәннәр. (44 яшендә вафат булган.) Әбинең 1 оныгы, 1 оныкчыгы һәм 1 оныкчыгының баласы бар.
Хөрмәтле Мәхтүмә Нуриевна!
Туган көнегез белән ихлас котлауларыбызны кабул итегез!
Без сезнең буын белән горурланабыз – геройлар һәм җиңүчеләр буыны, алар Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән үттеләр.
Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, якыннарыгызның игътибарын телибез.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов.