Бөтенроссия «Служение» премиясенең финалына Татарстаннан ике проект чыкты. Алар җиңү өчен бөтен Россиядән 100дән артык проект белән көрәшәчәкләр. Әйдәгез, тавыш бирүдә аларны хуплыйк:
Бөтенроссия «Служение» премиясенең финалына Татарстаннан ике проект чыкты. Алар җиңү өчен бөтен Россиядән 100дән артык проект белән көрәшәчәкләр. Әйдәгез, тавыш бирүдә аларны хуплыйк: • проект «Казан. «Төрлелектә бердәмлек», https://pos.gosuslugi.ru/lkp/slujenie-2026/242/ • Тукай районы проекты «СВО сугышчыларына алгы сызыкта һәм СВО сугышчылары гаиләләренә актив ярдәм», https://pos.gosuslugi.ru/lkp/slujenie-2026/224/
Проектлар төрле номинацияләрдә катнаша, шуңа күрә сез икесенә дә тавыш бирә аласыз. Моның өчен:
Авторизация үтегез һәм сылтамалар буенча «Дәүләт хезмәтләре» сайтына күчегез.
Татарстан проектын хуплап тавыш бирегез.
Тавыш бирү вакыты чикләнгән: 6 апрельгә кадәр өлгерергә кирәк. Халык тавыш бирүе нәтиҗәләре буенча иң яхшы 40 инициатива билгеләнәчәк. Бүләкләү тантанасы 2026 елның 21 апрелендә «КЕЧЕ ВАТАН — РОССИЯ КӨЧЕ» III Бөтенроссия муниципаль форумы кысаларында узачак. Премия Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча үткәрелә. Оештыручы - ВАРМСУ, РФ Президенты Администрациясе ярдәме белән. Быел 63397 гариза тәкъдим ителде.