Татарстанда «Ракета куркынычы» режимы кертелде. БПЛА һөҗүме куркынычы режимына туры килгән гамәлләр тәртибе турында хәбәр итәбез.

2026 елның 27 феврале, җомга

Әгәр сез бина эчендә булсагыз, аскы катларга, подвалга яки парковкага төшегез. Лифттан файдаланмагыз!

Әгәр сез өйдә булсагыз, подвалыгызга төшегез яки тәрәзәсез эчке бүлмә табыгыз. Тәрәзәләрне һәм пәрдәләрне ябыгыз. "Куркыныч җыелмасы"н әзерләгез: су, азык-төлек, дарулар, фонарь, документлар.

Әгәр сез урамда булсагыз, якындагы бинага яки җир асты кичүенә керегез. Ачык урыннардан качыгыз. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәрләрен күзәтеп барыгыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International