Россия почтасы нәшриятлар белән берлектә популяр вакытлы матбугат басмаларына язылу өчен ташлама тәкъдим итә. Акция Ватан саклаучылар көне һәм Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан оештырылган һәм 6 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Подписка рәсмиләштерүне podpiska.pochta.ru сайтында, шулай ук теләсә кайсы почта бүлегендә яки почтальон аша башкарырга мөмкин. Басмаларның аерым саннарын да, берничә айга алдан язылуны да сайлап алырга мөмкин. Почтальон газеталарны яки журналларны почта тартмасына китереп бирәчәк, әгәр «таләп буенча» рәсмиләштерсәгез, басмаларны Почта бүлегеннән үзегез ала аласыз.
«Татарстанлылар шулай ук «Игелек агачы» хәйрия акциясендә катнашып, балалар йортларына, китапханәләргә, ветераннар йортларына яки башка социаль учреждениеләргә язылу бүләк итә алалар», — дип искәртте Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов. Хәйрия язылуын рәсмиләштерү өчен QR-кодны куллану яки сылтама буенча күчү җитә.