Хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклау һәм ярдәм итү мәсьәләләре буенча халык өчен «кайнар элемтә» телефоны

2026 елның 24 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе белән берлектә хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклау һәм ярдәм итү мәсьәләләре буенча 2026 елның 26 февралендә халык өчен «кайнар элемтә» телефоны ачылачак. "Кайнар элемтә" телефоны буенча белгечләргә хәбәр итәргә мөмкин:

- хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзаларының хокуклары бозылу турында;

- чакыру тәртибе бозылу турында;
- социаль һәм хокукый ярдәм алу кирәклеге турында;

- түләүләр һәм ташламалар белән проблемалар турында;

- медицина белән тәэмин итү һәм реабилитация мәсьәләләре турында;

- һәм хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклау белән бәйле башка мәсьәләләр.

"Кайнар элемтә" телефоннары: шалтыратулар өчен (843) 236-00-71, мессенджер Max өчен хәбәрләр +7 960 049-68-14 Консультация вакыты: 10.00 дән 14.00 гә кадәр.

Гражданнарга консультация бирәчәкләр:

Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил,

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе вәкилләре

ТР Прокуратурасы,

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы,

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы,

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, 

Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты,

Казан гарнизоны хәрби прокуратурасы,

Татарстан Республикасы буенча «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалы.

Татарстан Республикасы «Авиация, армия һәм флотка ярдәм итү ирекле җәмгыяте (ДОСААФ)» төбәк җәмәгать-дәүләт оешмасы,

"Муниципаль берәмлекләр советы" ассоциациясе,

Татарстан Республикасы «Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты» автоном коммерцияле булмаган оешмасы

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International