23 февральдә Минзәләдә Бөек Ватан сугышы геройлары һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар истәлегенә багышланган мемориалга чәчәкләр кую тантанасы узды.
Бабаларыбыз һәм хәзерге заман батырлыгына хөрмәт күрсәтергә активистлар, спортчылар һәм «Ялкын» яшьләр үзәге хезмәткәрләре килде. Мөһим чарада шулай ук Минзәлә муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Аида Биктимерова һәм Минзәлә районы Башкарма комитетының яшьләр һәм спорт бүлеге начальнигы Ирина Михайлова катнашты.
Ватаныбызның тынычлыгын һәм иминлеген тәэмин иткәннәргә тирән рәхмәтләрен белдереп, җыелган халык һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм һәйкәл нигезенә чәчәкләр салдылар.