Татарстанлылар почтадан сатып алынган лотерея билетлары буенча 60 миллион сумнан артык акча оттылар.

2026 елның 24 феврале, сишәмбе

Бүген лотерея туган көне билгеләп үтелә. Төгәл 460 ел элек, 1466 елның 24 февралендә Брюгге шәһәрендә танылган Нидерланд рәссамы Ян ван Эйкның тол хатыны ирен искә алу өчен лотерея билетлары сатуны оештырган, җыелган акчаның төп өлешен ярлыларга ярдәм итүгә юнәлткән. Шул вакыттан бирле лотерея бөтен дөньяда киң таралган. Россия Почтасы узган ел почта бүлекчәләрендә сатып алынган лотерея билетлары буенча Татарстан халкы күпме акча отканын сөйләде.

2025 елда Татарстан халкы почтадан сатып алынган лотерея билетлары буенча гомуми суммасы 60 миллион сумнан артык акча отты. Бер ел эчендә республикада өч яңа лотерея миллионеры барлыкка килде. Почта бүлекчәләрендә сатып алынган отышлы лотерея билетларының гомуми саны 300 000нән артты.

Статистика буенча, дәүләт бәйрәмнәре алдыннан ― Яңа ел, Ватанны саклаучылар көне, Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Март, Җиңү көне һәм башкалар ― почтада лотерея билетларына ихтыяҗ ел саен арта.

 "2014 елдан башлап Россиядә бары тик дәүләт лотереяләре генә үткәрелә. Аларның максаты ― физик культура һәм спортны үстерүгә юнәлтелгән социаль программаларны финанслау", ― дип искә төшерде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International