Урамда игътибарлырак булыгыз! Түбәдән җыелган кар массасының төшүе бик куркыныч!

2026 елның 22 феврале, якшәмбе

Хөрмәтле Минзәлә муниципаль районы гражданнары!

Кар күп яуган һәм температура үзгәреп торган вакытта, биналарның түбәләреннән, өй кыекларыннан, йорт кәрнизләреннән кар һәм боз төшү ихтималы артты.

Минзәлә муниципаль районы хакимияте кар төшү куркынычы арткан чорда сак булырга киңәш итә. Җимерелүләрне булдырмас өчен, торак биналар хуҗаларына, йорт түбәләрен вакытында кардан чистартып торуны сорыйбыз.

Минзәлә муниципаль районы территориясендә урнашкан оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчеләренә биналарның түбәләрен кар һәм боздан чистартуны оештырырга киңәш итәбез.

Игътибарлы булуыгызны һәм саклык чараларын күрүегезне сорыйбыз, мөмкин булганда биналарның стеналарына якын килмәгез. Биналардан чыкканда түбәләрдә кар массалары, боз һәм боз сөңгеләре җыелган урыннарга игътибар итегез, аларның төшү мөмкин булган урыннарын урап үтегез. Балаларның иминлегенә аеруча игътибар бирергә кирәк.

Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр, кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International