Россия законнарында үз участогыгызда агач кисүнең конкрет рөхсәт ителгән исемлеге булган хокукый акт юк.
Шуңа күрә үз участогыгызда агач кисү зарурлыгы туганда, Россия Федерациясенең Җир, Гражданлык, Урман, Су кодекслары, шулай ук агачларны кисү тәртибен регламентлаучы төбәк һәм җирле норматив-хокукый актлар нигезендә эш итәргә кирәк.
Үз участогыгызда нинди агачларны рөхсәтсез кисәргә мөмкин?
Үз участогыгызда җимеш агачларын һәм куакларны кисү өчен рөхсәт кирәк түгел.
Законнар шәхси торак төзелеше, гараж төзелеше, шәхси ярдәмче хуҗалык, бакчачылык, яшелчәчелек өчен бирелгән авыл хуҗалыгы җирләрендә агачлар һәм куаклар кисүне тыюны үз эченә алмый.
Ләкин сезнең участокта үсүче җимешсез агачны рөхсәтсез кисү түбәндәге шартларда мөмкин:
агачның яше рөхсәт ителгән күрсәткечтән югары түгел;
агач берәмтекләп киселә (төркем яки участок түгел);
участок урман белән яки Кызыл китапка кертелгән хайваннар яшәү зонасы белән чиктәш түгел;
агач сирәк яки кыйммәтле токымнарга карамый (алар исемлеген җирле үзидарә органнары билгели).
Барлык башка очракларда, үсентеләрне кисүгә рөхсәт алу өчен, җирле үзидарә органына (муниципаль районның башкарма комитетына, авыл җирлегенә) мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Татарстанның табигатьне саклау буенча районара прокуратурасы