2026 елның 1 мартыннан барлык җир категорияләрендәге җир участоклары хуҗалары үз территорияләрен инвазив (читтән килгән) үсемлекләрдән сакларга тиеш. Элек мондый бурыч бары тик авыл хуҗалыгы җирләре хуҗаларына гына йөкләнгән иде.
Шулай итеп, "Әйләнә-тирә мохитне саклау турында" Федераль закон 50.1 статьясы белән тулыландырылды, аның нигезендә җир участоклары хуҗалары тирә-як мохитне куркыныч инвазив (читтән килгән) үсемлекләрнең таралуыннан саклау һәм шундый үсемлекләрне юк итү чараларын үткәрергә тиеш. Куркыныч инвазив үсемлекләр исемлеге Россия Федерациясе субъектының хокукый акты белән билгеләнә. Шундый ук норма Россия Федерациясенең Җир кодексында да бар.
Куркыныч инвазив (читтән килгән) үсемлекләрнең таралуыннан тирә-як мохитне саклау чаралары Россия Федерациясе законнары белән тыелмаган ысуллар белән үткәрелергә тиеш.
Сосновский кыргый балтырганы инвазив үсемлекләрнең берсе булып тора. Сосновский кыргый балтырганы – зур үләнсыман үсемлек, ул 3 – 5 метр биеклеккә җитә. Әлеге үсемлек Россия Федерациясенең чүп үләннәре исемлегенә кертелгән, ул РФ Хөкүмәтенең 18.09.2020 № 1482 карары белән расланган. Бу кеше өчен куркыныч үсемлек: аның согы кояш нурлары тәэсирендә көчле пешүләр китереп чыгара. Сосновский кыргый балтырганы тиз үсә һәм башка үсемлекләрне кысрыклый. Галимнәр ачыклаганча, 2040-2060 елларга Сосновский кыргый балтырганы ареалы, аны юк итү чаралары күрелмәсә, Россиянең бөтен Европа өлешенә таралырга мөмкин. Чөнки һәр үсемлек уртача 20 мең орлык бирә.
Кыргый балтырган белән көрәш чараларын үтәмәү штраф рәвешендә административ җаваплылыкка китерергә мөмкин. Физик затлар өчен штраф күләме 20 дән 50 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен – 50 дән 100 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен – 400 дән 700 мең сумга кадәр.
Татарстанның табигатьне саклау буенча районара прокуратурасы.