2026 елда проект Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы, «АК БАРС» БАНК ААҖ Корпоратив университеты һәм «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды белән берлектә гамәлгә ашырыла.
Программа «Социаль эшмәкәрлек: коммерцияле булмаган оешмалар өчен үсеш инструментлары» темасына багышланган һәм түбәндәге темалар буенча онлайн-дәресләрне үз эченә ала: «Идарә итүгә сыгылмалы якын килү», «Коммерцияле булмаган оешмалар өчен маркетинг», «Үсеш стратегиясе буларак партнерлык», «Ачык чыгышлар: аудиториягә йогынты ясау», «Үз-үзеңне тоту тактикасы», «Стратегик фикерләү һәм идарә карарлары», «Ситуацион җитәкчелек», «Конфликтлар белән идарә итү», «Коммерцияле булмаган оешмаларда ESG якын килүен кертү». Шулай ук күчмә командалы сессияләр каралган.
Тулырак мәгълүмат белән сылтама буенча танышырга мөмкин: https://vk.com/wall-28339705_3307
Элемтә өчен телефон: 8 (843) 528-29-00, «Ак Барс Созидание» Хәйрия фонды.