Бүген Балалар сәнгать мәктәбе сәнгать галереясен Татарстан Республикасы Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Хәмәев Азат Кыямович һәм Минзәлә районы башлыгы Сәлахов Айдар Фәслахович карады.
Балалар сәнгать мәктәбе директоры Краснова Ольга Викторовна галерея буенча кыска экскурсия үткәрде, анда хәзерге вакытта "Ак калфаклы рәссамнар"рәссамнар берләшмәсенең "Милли йөзебез — Аяз күгебез" дип аталган декоратив-гамәли сәнгать, графика, рәсем күргәзмәсе урнашкан, шулай ук мөгаллимә Бәхтигәрәева Азалия Вадимовнаның график дизайн классы да игътибарсыз калмады.