Татарстанның почта бүлекчәләре Ватанны саклаучылар көнендә эш графигын үзгәртәчәк.

2026 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе

23 февраль республикада Россия Почтасының күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. 22 февральдә почта бүлекчәләре эшне бер сәгатькә иртәрәк тәмамлаячак, ә 24 февральдә клиентларны гадәти расписание буенча кабул итәчәкләр.

23 февральдә почтальоннар хатлар һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсияләр һәм пособиеләрне алар РФ Социаль фондының төбәк бүлекчәсе белән килешенгән график буенча китерәчәкләр.

Кайбер почта бүлекчәләре өчен башка эш режимы билгеләнергә мөмкин. Актуаль графикны ачыклау яки картада якындагы ачык Россия Почтасы бүлекчәсен табу өчен pochta.ru сайтында яки компаниянең мобиль кушымтасында карарга мөмкин.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International