2026 елның 16-22 февралендә Россиядә ир-атлар сәламәтлеген саклау атналыгы уза.
ВОЗ мәгълүматлары буенча, ир-атларның уртача гомер озынлыгы хатын-кызларныкыннан 5-7 елга кыскарак. Бу биологик факторлар белән генә түгел, профилактикага игътибар итмәү белән дә бәйле.
Ир-атның сәламәтлеге күп очракта яшәү рәвешенә бәйле.
Даими стресс, эшнең югары тизлеге һәм үз организмы сигналларына игътибар итмәү вакыт узу белән тормыш сыйфатының кимүенә һәм авырулар үсешенә китерергә мөмкин.
Ир-атларның медицина ярдәме сорап аз мөрәҗәгать итүе авыруларның, шул исәптән йөрәк-кан тамырлары һәм онкологик авыруларның соң ачыклануына китерә.‑
Ир-атлар сәламәтлеген саклауның төп кагыйдәләре:
- сәламәтлек торышын игътибар белән күзәтү һәм вакыт-вакыт табибка мөрәҗәгать итү;
- билгеләнгән дәвалауны үтәү;
- актив яшәү рәвеше алып бару;
- тулы йокы һәм дөрес туклану;
- начар гадәтләрдән баш тарту;
Ир-атларның үзләренә игътибарлы мөнәсәбәте — гомуми иминлекнең нигезе.
Табиб-терапевт Сәгыйтов Альберт Юрьевич