2026 елның 16 февраленә ашыгыч кисәтү

2026 елның 15 феврале, якшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән түбәндәге хәбәр килде:

Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16-17 февралендә һава торышының сизелерлек начарлануы турында доклад-консультация 

 16 февраль төнендә Татарстан Республикасы территориясендә кайбер урыннарда буран, күз күременең 1-2 км га кадәр начарлануы, бозлавык, җилнең тизлеге 16 м/с ка кадәр җитүе көтелә. 16 февраль көндез һәм 17 февраль дәвамында, Россиянең Европа өлешенә актив көньяк циклоны чыгу сәбәпле, Татарстан Республикасында һава торышының сизелерлек начарлануы фаразлана. Кар, юеш кар, кайбер районнарда яңгыр рәвешендә көчле явым-төшемнәр, күз күременең 500 метрга һәм аннан да кимрәккә начарлануы белән бураннар, кайбер урыннарда бозлавык һәм җилнең 15-20 м/с ка кадәр көчәюе, юлларда көчле бозлавык, кар көртләре көтелә. Исәпләүләр буенча, бу чорда территориянең күп өлешендә явым-төшемнәрнең күләме 15 тән 25 мм га кадәр булырга мөмкин, бу айлык норманың 50-100% ын тәшкил итә. Катнаш характердагы көчле явым-төшемнәр биналарның түбәләреннән һәм башка авыш өслекләрдән кар һәм боз төшүгә китерергә мөмкин. 

Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төп идарәсе хәбәр итә

Җил көчәюе вакытында:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны күзәтүсез калдырмаска кирәк.

2. Көчле җил урамда тотса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында качарга киңәш итәбез. Өйләрнең диварлары янында качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама такталары, элмә такталар, юл билгеләре, электр линияләреннән ерак торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында транспортны туктатырга ярамый – җил белән өзелгән ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин.

5. Көчле җил вакытында электр линияләре астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якын килү үлемгә китерергә мөмкин.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук җил белән өзелгән түбә һәм декоратив элементлар куркыныч тудырырга мөмкин. Бу куркыныч төзелеп яткан яки ремонтлана торган биналар янында арта.

7. Барлык йорт тәрәзәләрен ныклап ябарга, балконнар һәм лоджияләрдән тышка төшәргә мөмкин булган әйберләрне алырга кирәк.

8. Яшәү яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ерак торырга кирәк.

Көчле буран вакытында ничек эш итәргә

Бик мөһим булган очракларда гына биналардан чыгыгыз. Ялгыз гына чыгу тыела. Гаилә әгъзаларына яки күршеләргә кая баруыгызны һәм кайчан кайтуыгызны хәбәр итегез. Машинада бары тик зур юллар һәм шоссе буйлап кына хәрәкәт итәргә мөмкин. Машинадан чыкканда, аның яныннан күз күременнән читкә китмәгез. Юлда туктаганда, өзек-өзек сигналлар белән тревога бирегез, капотны күтәрегез яки антеннага якты тукыма элегез, ярдәмне машинада көтегез. Бу вакытта моторны кабызылган килеш калдырырга мөмкин, вентиляцияне тәэмин итү һәм сөрем газыннан агуланудан саклану өчен тәрәзәне бераз ачып куегыз. Әгәр дә торак пункттан читтә җәяү йөргәндә юнәлешне югалтсагыз, беренче очраган йортка керегез, кайда булуыгызны ачыклагыз һәм мөмкин булса, буран беткәнне көтегез. Әгәр көчегез бетсә, сыену урыны эзләгез һәм шунда калыгыз. Сезгә таныш булмаган кешеләр белән элемтәләр вакытында игътибарлы һәм сак булыгыз, чөнки табигать бәла-казалары вакытында машиналардан, фатирлардан һәм хезмәт биналарыннан урлау очраклары кискен арта.

Әгәр көчле кар көртләре шартларында сез бинада бикләнеп калсагыз, сак булыгыз, паникага бирелмичә, көртләрдән үзегез чыгу мөмкинлеген ачыклагыз (булган инструментлар һәм кул астындагы чараларны кулланып). Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсенә яки торак пункт администрациясенә көртләрнең характеры һәм аларны мөстәкыйль ерып чыгу мөмкинлеге турында хәбәр итегез. Әгәр кар көртен үзегез ерып чыга алмасагыз, коткару бүлекчәләре белән элемтә урнаштырырга тырышыгыз. Радиоалгычны (телевизорны) кабызыгыз һәм җирле хакимият күрсәтмәләрен үтәгез. Җылылыкны саклау һәм азык-төлек запасларын экономияле тоту чараларын күрегез.

Шоферларга

Шоферларга, бигрәк тә ерак араларга сәфәр кылырга җыенучыларга, үз автомобильләренең техник торышына аерым игътибар бирергә кирәк. Сәфәр вакытына карап, якындагы бер-ике көнгә һава торышы фаразын ачыклагыз. Салкын вакытта озын юлга чыгар алдыннан автомобильнең җылылык изоляциясе турында алдан кайгыртыгыз. Сәфәр алдыннан двигатель һәм аккумулятор эшен тикшерегез, ягулык запасы туплагыз, яхшы антифриз салыгыз. Тикшерелмәгән ягулык станцияләрендә ягулык салмаска кирәк, чөнки сыйфатсыз ягулык яман нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Алдан җылы киемнәр һәм азык-төлек белән тәэмин ителегез, мобиль телефон өчен зарядка җайланмасын онытмагыз.

Насос, буксир тросы, баллон ачкычы һәм домкрат булуын тикшерегез

Сәфәргә чыгар алдыннан насос, буксирлау арканы, баллон ачкычы һәм домкрат булуын тикшерегез. Багажникка "прикуривание" өчен чыбыклар җыелмасын да салырга кирәк. Әгәр мөмкинлекләр бар икән, компактлы литий батареясына нигезләнгән пуско-заряд җайланмасы булу яхшы.

Авария җыелмасы

Авария җыелмасы түбәндәгеләрне үз эченә алырга тиеш: мобиль телефон өчен зарядка җайланмасы һәм запас аккумулятор, җылы кием һәм юрганнар, кар һәм бозны алыр өчен пыяла чистарткыч, кирәк булганда тәгәрмәчләрне кардан азат итәр өчен кечкенә көрәк; кул фонаре һәм аңа батарейкалар җыелмасы, аптечка, ашамлык һәм эчемлек, балта һәм җыелма пычкы, "коры ягулык" төргәге, зажигалка, мини-печка һәм казан.

Юл маршрутын һәм якынча килү вакытын хәбәр итегез

Сәфәр алдыннан гаилә әгъзаларына, күршеләргә, дусларга юл маршрутын һәм якынча кайту вакытын хәбәр итәргә кирәк. Юлда бәла булса, заманча элемтә чараларын кулланырга кирәк – бу коткару бүлекчәләренең реакция вакытын сизелерлек тизләтәчәк. Коткаручыларга мөрәҗәгать иткәндә, урнашу урынын, җирлекнең үзенчәлекле билгеләрен, машинадагы кешеләр санын, яшьләрен, авырулар, балалар бармы икәнен, үзегезнең һәм якыннарыгызның контакт телефоннарын хәбәр итәргә кирәк. Батарея зарядын саклау чараларын күрегез.

Әгәр трассада ватылу булса

Автомобиль алдына һәм артына кисәтү билгеләре куегыз, бу киселгән агач яки башка аерылып торган әйберләр булырга мөмкин. Әгәр машина эшли икән, вентиляцияне тәэмин итү һәм угар газыннан агуланудан саклану өчен тәрәзәне бераз ачарга кирәк. Машинаны озакка туктатканда яки төн кунганда җилгә каршы куярга кирәк, кабина һәм салон тәрәзәләренә выхлоп газлары кермәсен өчен. Үз иминлегегез өчен җил юнәлешен даими тикшереп тору мөһим. Шулай ук выхлоп торбасының боз белән капланмавын һәм кар белән күмелмәвен күзәтеп тору мөһим. Әгәр автомобиль ватылса, паникага бирелмәгез, ашыгыч хезмәтләрнең бердәм номеры «101»гә шалтыратыгыз, проблемагыз турында хәбәр итегез һәм үз урыныгызның координаталарын тапшырыгыз. Җылылыкны саклау һәм булган азык-төлек запасларын экономияле куллану чараларын күрегез. Утын белән тәэмин итәргә тырышыгыз, булмаса, янучан материалларны яндырырга мөмкин - алар гадәттә шактый күп була.

Бозлавык вакытында

Таймый торган аяк киеме әзерләгез. Саклык белән, ашыкмыйча хәрәкәт итегез, өслек тигезсезлекләрен исәпкә алып, бөтен табанга басыгыз. Олы кешеләргә резин очлы таяк яки очлы шиплы махсус таяк куллану киңәш ителә. Әгәр таеп китсәгез, егылу биеклеген киметү өчен чүгәләгез.  

Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен җитди куркыныч тудыра. Шоферларга кинәт тормозга басудан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне әкренләп киметергә кирәк. Тормозга басканда берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле арттан килүче машиналарга кисәтү сигналы бирергә. Машинаның техник торышына, аеруча тормоз системасына һәм тәгәрмәчләрнең торышына игътибар бирергә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Туктаганда югары күренүчәнлекле жилет кулланырга.

Мөмкин булса, ерак араларга сәфәрләрдән баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә урамны бары тик билгеләнгән җәяүле кичү урынында гына чыгарга киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан юлны йөгереп чыкмаска, чөнки тайгак юл өслеге аркасында машинаның тормоз юлы шактый арта. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә. Югары күренүчәнлекле жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементлар беркетергә.

Томан вакытында:

Әгәр сез табигатьтә булганда томан куерганын күрсәгез, урманда яки су янында юнәлешне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен куркыныч тудыра. Автомобильдә томанда хәрәкәт иткәндә артык маневрлардан, узышлардан баш тартырга кирәк. Томан шартларында юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе алда баручы транспорт чарасы белән була. Томан араны яшерә, шуңа күрә гадәти дистанцияне арттыру, тизлекне киметү урынлы. 

Кискен тормозлардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне акрынлап киметергә кирәк. Берничә тапкыр тормоз педаленә басып, арттан килүче автомобиль йөртүчеләренә кисәтү сигналы бирергә кирәк. Томанда хәрәкәт иткәндә йөртүчеләрнең аруы арта, сак булу артык булмас.

Мөмкин булса, еракка сәфәрләрдән баш тартыгыз.

Начар күренүчәнлек шартларында автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык маневрлардан, узышлардан баш тартырга кирәк.

Кискен тормозлардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне акрынлап киметергә кирәк. Берничә тапкыр тормоз педаленә басып, арттан килүче автомобиль йөртүчеләренә кисәтү сигналы бирергә кирәк.

Мөмкин булса, сәфәрләрдән сакланыгыз, табигатьтә озак йөрүләрдән баш тартыгыз.

Йөртүчеләргә:

1. Бу шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык маневрлардан, узышлардан баш тартырга.

2. Автомобильнең техник хәленә, аеруча тормоз системасына, тәгәрмәчләрнең хәленә игътибар итәргә;

3. Кинәт тормозга басудан сакланырга, туктарга кирәк булганда тизлекне әкренләп киметергә;

4. Берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле арттан килүче автомобиль йөртүчеләренә кисәтү сигналы бирергә;

5. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш;

6. Мәктәпләр янында, кисешү урыннарында һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм төшү юлларында иминлекне тәэмин итәрлек тизлек белән хәрәкәт итәргә.

Җәяүлеләргә тәкъдим ителә:

1. Урамнарны һәм юлларны чыкканда бик игътибарлы булырга;

2. Урамны бары тик билгеләнгән җәяүле кичү урынында гына чыгарга, күренеш начар булу һәм юлның тайгак булуы аркасында йөртүчегә транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәклеген истә тотарга;

3. Юлны чыкканда мөмкин булса, бары тик җир өсте яки җир асты җәяүле кичүләрен генә кулланырга;

4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан йөгереп чыкмаска;

5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;

6. Күренүчәнлекне арттыручы жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементлар беркетергә.

Архив фотосы. 

Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр, кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International